Тәтеш җире талантларга бай
“Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Казанда Тәтеш районының Мәдәният көне булып узды.
Чара Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә үтте, аның фойесында кунакларны Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тарихи-туристик мәйданчык каршылады. “Үзең өчен Тәтешне ач: провинциаль тарихларга башкаланың карашы” күргәзмәсендә кунаклар сирәк артефактлар, туристлык маршрутларын тәкъдим итү, остаханәләр, күп милләтле мәдәнияте булган үзенчәлекле кечкенә шәһәрнең зур тарихы хакында белделәр.
Тематик күргәзмәләрдә шулай ук районның мәгариф учреждениеләре, Тәтешнең спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге эшчәнлеге һәм казанышлары, Тәтеш райпосы, Олы Тархан минераль су чыгару һәм агызу заводы продукциясе белән танышырга мөмкин булды. Тәтеш районы авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, нәкъ тә шушы тармакка зур урын бүлеп бирелгән иде: күргәзмә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм алар җитештергән азык-төлекләрне яктыртты.
Чара кунаклары районның милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре, “Ак калфак” татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган гамәли бизәлеш-кулланма сәнгать остаханәләрендә катнаштылар. Шулай ук күргәзмә кысаларында татар, рус, чуваш һәм мордва халкының милли ризыклары тәкъдим ителде.
Мәдәният үзәге сәхнәсендә “Тәтеш җире талантларга бай” дип исемләнгән концерт программасы узды.
Иҗат коллективлары һәм артистлар милли җырларның, биюләрнең һәм йолаларның матур бизәкләр җыелмасын күрсәттеләр. Тамашачылар концерттагы һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләргә районның югары икътисади күрсәткечләренә ирешүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде: безнең игенчеләр берничә ел рәттән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы буенча алдынгы булып тора, быел авыл хезмәтчәннәре республикада тулаем ашлык җыю буенча беренче булдылар, механика заводының куәте, туристларның килүе артканнан-арта бара.
– Районыбызда яшәүчеләрнең казанышлары күп, әмма шулардан иң мөһиме – милләтара дуслык, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы.
– Тәтешлеләр Казанда, мәдәни үзәкнең кысан шартларында, Тәтеш районы күренешенең гаҗәеп мохитен булдыра алдылар. Һәм бу бик бай эчтәлекле итеп эшләнелгән иде, – диде “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
– Соңгы вакытта без үзебезнең йолаларга, тамырларыбызга күбрәк игътибар бирәбез, үзебез өчен якын булган җырларны җырлыйбыз, әби-бабаларыбызның һөнәрләре белән шөгыльләнәбез. Конкурста катнашучылар арасында без үзенчәлекле кешеләрне, гади игенчеләрне, укытучыларны, районда яшәүчеләрне һәм гаҗәеп талантлы кешеләрне күрәбез, – дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Күргәзмәгә һәм концерт программасына килүчеләр арасында безнең районда туып-үскән кешеләр дә күп иде, алар өчен Казандагы Тәтеш районының Мәдәният көне мөһим вакыйга булды.
ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республикада 31 марттан 24 ноябрьгә кадәр муниципаль берәмлекләр арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы уза.
Конкурста җиңүче муниципаль район бер федераль яки төбәк мәдәни проектын гамәлгә ашыру урыны булачак. Проектны гамәлгә ашыру өчен конкурс җиңүчесенә 3 000 000 сумлык сертификат тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев