Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш кадетлары Татарстанның иң яхшы байрак йөртүчеләре дип танылды

Махсус хәрби операция геройларына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган смотр-конкурста Татарстанның 14 кадет гомуми белем бирү оешмасында тәрбияләнүче 160 бала ­катнашты.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Тәтештә узган байрак йөртүчеләр төркемнәре һәм мактаулы каравылларның беренче Республика смотр-бәйгесе чираттагы тапкыр кадет мәктәбендә  укучыларның барыннан да элек намуслылык, дисциплина, Ватанга тугрылык рухында  тәрбияләнүләрен раслады.

Махсус хәрби операция геройларына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган смотр-конкурста Татарстанның 14 кадет гомуми белем бирү оешмасында тәрбияләнүче 160 бала ­катнашты.

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков үзенең сәламләү сүзендә хәрби традицияләрне өйрәнүгә һәм кадетларның рухи-әхлакый сыйфатларын тәрби­яләүгә юнәлтелгән чара­ларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтеп, конкурс бурычларын билгеләде – ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, мактаулы каравыл һәм байрак йөртүчеләр төркемнәре эшчән­легенең сыйфатын күтә­рү, яшь­ләрдә Ватан символларына һәм гореф-гадәтләренә карата хөрмәт хисе формалаштыру.

– Конкурс Татарстанда беренче тапкыр уздырыла һәм ул традициягә керәчәк, – диде ТР Мәгариф һәм фән министр­лыгының кадет оешмалары кураторы Елена Лобанова, кадетларны әһәмиятле вакыйга белән котлап. – Кадет мәктәбен тәмамлаучы 180нән артык ир-егет МХО зонасында үз хәрби бурычларын үти. Аларның сигезе Батырлык ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнгән: үз гомерләре бәрабәренә тулы бер төркемнәрне коткарып калганнар. Алар турында һәм безнең хакка башкарылган батырлыклары турында хәтер яшәргә тиеш. 

Ярыш ике этапта узды. Коман­даларның әзерлеген компетентлы жюри бәяләде, аның баш хөкемдары Тәтеш районының хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин иде. Һәр команда җиңүгә омтылды, үз белемнәрен, осталыкларын, командада бергә­ләп эшли алуларын күрсәтергә ­тырышты.

Тәтеш кадет мәктәп-интер­натының беренче директоры Геннадий Митрофанов бөтен чыгышларны игътибар белән күзәтте.

– Бүген Татарстанда 15 кадет мәктәбе бар – бу Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң күп сан, – дип уртак­лашты Геннадий Васильевич. – Ветеран һәм безнең төбәктә кадет хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе буларак, мине дулкынлану биләп ала, әлбәттә.
“Байрак йөртүчеләр төркеме” номинациясендә безнең кадетлар иң яхшылар дип танылды. Икенче урынны – Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр, өченче урынны Бөгелмә кадет мәктәп-интернаты алды. “Мактау­лы каравыл” номинациясендә безнең кадетлар икенче булды, алар беренчелекне Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләргә бирделәр. Бөгелмә кадетлары  өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев