Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш курсантлары – хәрби әзерлек буенча беренче

Тәтештәге “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төре буенча Республика Спартакиадасының зональ этабы булды.

фото: Галина Тазетдинова

Күп төр ярышта рес­публиканың дүрт районыннан командалар катнашты. Көчләрен һәм җи­тезлекләрен сынап карар өчен безгә Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары егетләре килде. Тә­тешлеләрне гражданнарны яклау көллияте курсантлары тәкъдим итте.   

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Храменкова, катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның максаты – ватанпәрвәрлекне тәр­бияләү, сәламәт яшәү рәвешен, хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләрен киң җәелдерү дип билгеләп үтте. Шул рәвешле яшьләр гадәттән тыш хәлләрдә, экстремаль шартларда эш иткәндә кирәкле сыйфатларны ­чыныктыра.   

Ярыш барышында егет­ләр пневматик винтовкадан атуда, АК-74не сүтеп-җыюда, АК-74 магазиннарын әзерләүдә, противогаз киюдә, йөгерүдә, турникта күтәрелүдә, гер күтәрүдә узыштылар, башка биремнәрне үтәделәр. Һәр биремнең – үз катлаулылыгы, әмма егетләр югары нәтиҗәләргә ирешер өчен бар көчләрен эшкә җиктеләр, чөнки команданың җиңүе аның шәхси казанышларыннан торуын һәркем аңлый. 
Үзләренең курсташларын хупларга килгән җанатарлар тәтешлеләргә көч биреп тордылар. Аларның аркан тартышкан вакытта “Раз! Раз! Раз!” дигән күмәк тавышы гына да ни торды, алар яткан килеш гәүдәне күтәреп төшерүне һәм турникта күтәрелүне санап торганда да шактый ­борчылдылар.  

Катлаулы һәм кызу көрәштә Тәтеш егетләре югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күр­сәттеләр һәм ышанычлы рәвештә җиңү яуладылар, икенче урынны Буа районы вәкилләре алды, Мактау пьедесталының өченче баскычын чүп­рәлеләр биләде. 

– Физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнү безнең өчен көндәлек булса да, ярышларга ныклап әзерләндек, – дип уртак­лаштылар җиңүчеләр. – Ә командада эшләү осталыгына без һәрдаим өйрәнәбез, бердәмләшеп эш итү безнең булачак һөнәрдә бик мөһим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев