Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәтеш район башлыгы бәйрәм уңаеннан ­райондагы православие дине кешеләренә мөрәҗәгать итә

19 гыйнвар – Хач ману.

(Тәтеш, 19 январь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм уңаеннан ­райондагы православие дине кешеләренә мөрәҗәгать итә:

– Сезне барлык христианнар өчен иң хөрмәтле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе белән котлыйм. Бу көн элек-электән кешене игелеклелеккә җәлеп итү, күңелне чистарту һәм тәнне пакьләү бәйрәме булып саналган. Хач ману бәйрәме бүгенге чынбарлыкта диннең генә түгел, шулай ук дингә ышанучы барлык гражданнарны берләштерүнең мөһим социаль миссиясен дә үти.  Православие нигезендә яткан шәфкатьлелек, тынычлык һәм иминлек кыйммәтләре, нинди милләттә һәм диндә булудан тыш, районда яшәүчеләрнең һәркайсында таяныч табар дип өметләнәм.   

Әлеге бәйрәм рухи яңарыш, күңелләрне һәм йөрәкләрне сафландыру, эчке дөньяны үзгәртү вакыты булсын иде. Һәркемгә дә сәламәтлек, иминлек һәм җитешлек телим.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев