Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы бәйрәм көне уңаеннан студентларга мөрәҗәгать итә

25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне).

(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм көне уңаеннан студентларга мөрәҗәгать итә: 

– Студент еллары – тормышның, яшьлекнең иң күңелле һәм хыялларга бай чагы. Чын һәм тугры дусларны нәкъ тә шушы вакытта очраталар, киләчәкнең шәхси һәм һөнәри уңышларына нигез салына.

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Алган белемнәрегезнең һәрвакытта кирәкле булуын ихластан телим. Студентлыкның матур еллары сезнең күңелләрдә кыю идеяләр, кызыклы ачышлар, хезмәт сөючәнлек, дуслык һәм ярату кебек бәхетле вакытлар буларак истә калсын иде. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев