Тәтеш районы башлыгы Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый
1 сентябрь – Белем көне.
(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов укучыларны һәм укытучыларны, студентларны һәм мөгаллимнәрне, укучыларның ата-аналарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый:
– Сентябрьнең беренче көне – уртак бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә дулкынлану хисләре белән каршылый.
Хөрмәтле мәктәп укучылары һәм студентлар! Яңа уку елы сезгә яңа белемнәр һәм мавыктыргыч ачышлар алып килсен, ә беренче сыйныфларның белемгә юлы якты һәм шатлыклы булсын.
Укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезнең алда мөһим һәм җаваплы бурычлар тора – һәр укучының сәләтен ачу, лаеклы буын тәрбияләү.
Яңа уку елы һәркем өчен кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, яңа ачышлар һәм казанышлар сөенече алып килсен! Бәхет, сәламәтлек, алга таба укуда һәм хезмәттә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев