Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә: 

– Мәктәпкәчә белем – ул шәхес булуда беренче баскыч. Балалар бакчасында эшләү – ул чын күңелдән башкарылган вазифа. Дөньяны сабый күзләре аркылы күрә белергә, аңа ярдәм кирәк чакта, янәшәсендә булырга кирәк. Моның белән беррәттән бу зур рухи һәм хис-кичерешләр таләп итә торган зур хезмәт.

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм ветераннары! Эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, педагогик осталыгыгыз һәм районыбыздагы балаларны тәрбияләүдәге тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев