Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы туризм тармагындагы хезмәткәрләрне, һөнәр ияләрен, һәвәскәрләрне һәм туризм хезмәтен башкаручыларны котлый

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов туризм тармагындагы хезмәткәрләрне, һөнәр ияләрен, һәвәскәрләрне һәм туризм хезмәтен башкаручыларны котлый:

– Бөтендөнья туризм көне – туристлык өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм сәяхәт итәргә яратучыларның барысын да берләштерүче бәйрәм. 

Туризм тармагы белән бәйле кешеләрнең киеренке һәм иҗади хезмәте нәтиҗәсендә районыбызда кунакчыллык һәм киң күңеллелек мохите булдырылды.
Кызыклы идеяләр һәм яңа маршрутлар барлыкка килә, инфраструктура үсеш ала, туристлар агымы арта.

Туризм өлкәсендә эшләүче барлык белгечләргә нык сәламәтлек, уй-теләкләрен һәм башлангычларын уңышлы гамәлгә ашыруларын, кыю ачышлар, эшләрендә уңышлар, ә сәяхәтләрне яратучыларга – кызыклы яңа маҗаралар һәм онытылмаслык мизгелләр телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев