Тәтешлеләр куелган бурычларны югары сыйфатлы итеп үтиләр
“Авангард” газетасы журналистлары яшьләр белән тулыланган III дәрәҗә Кутузов орденлы 14нче Киев-Житомир стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре дивизиясенең ант бирү йоласында булдылар, ул Йошкар-Оладан ерак түгел Речной поселогы базасында урнашкан.
(Тәтеш, 28 январь, “Тәтеш таңнары”).
Биредә тәтешлеләрнең күпчелеге хәрби хезмәт узган һәм уза.
Контроль-керү пунктында пропуск белән кертү тәртибе каралган, бу аңлашыла да: хәрби шәһәр территориясенә очраклы кешеләр кертелми. Ата-аналар, туганнары һәм якыннары үз чиратлары җитүен көтә.
Әле генә үсмер булган егетләр бер сафка тезелгәннәр, бүген инде алар солдатлар. Хәрби йоланы төгәл оештыру, хәрби байракны алып чыгу, Россия гимнын җырлау... Дулкынланган якыннары үз балаларыннан күзләрен дә ала алмыйлар, хәрби антның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар, һәр мөһим мизгелне фотога һәм видеога төшереп калырга тырышалар.
Тантаналы марш һәм менә инде ата-аналар белән яшь солдатлар “Батырлык” солдатлар клубына юл тоталар, анда аларга хәрби-сәяси эшләр буенча дивизия командиры урынбасары 14нче ракета дивизиясенең тарихы турында сөйли, яшь солдатларның хәрби частьләр буенча билгеләнеше хакында командирның боерыгын җиткерә, һәрбер хәрби частьнең командиры белән таныштыра. Ә аннары өстәл янында өйдәге кебек сөйләшеп утырулар. Урамда салкын, һәм часть командованиесе өстәлләрне казармада ук оештырган. Шәхси составның инде бердәм хәрби коллектив булып берләшүенә игътибар итми калу мөмкин түгел, шуңа күрә дә аларның өстәлләре дә уртак, солдатларча.
Дивизиядә булган барлык вакыт эчендә безне Урюм авылында туып-үскән, отставкадагы полковник Геннадий Карунин озатып йөрде. Биредә ул утыз ел хезмәт иткән: лейтенанттан алып полковникка, командир урынбасарына, дивизиянең хәрби-сәяси бүлек начальнигына кадәрге юлны узган. Ватанын сагынуын, үзенең Тәтеш җиреннән булуы белән горурлануын яшерми.
– Тәтеш районы 14нче ракета дивизиясендәге ракета полкларының берсенә күп еллардан бирле инде шефлык күрсәтә, районнан бирегә даими рәвештә делегация килеп тора. Әлеге дуслыкка элекке хакимият башлыгы Петр Чекмарев нигез салган иде, – дип сөйли Геннадий Лаврентьевич. – Хезмәт итүемнең барлык еллары эчендә мин Тәтеш җиреннән килгән солдатлар өчен кызарганым булмады. Әгәр тәтешлегә йөкләмә бирелгән икән, аның яхшы сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән вакытта үтиячәген теләсә кайсы командир белә. Мин һәрбер солдатның әнисенә, һәрбер солдатның әтисенә, аларны тудырганнары, үстергәннәре, тәрбияләгәннәре, аларны командирларга ышанып тапшырганнары өчен баш ияр идем. Бу чакырылыш үзен күрсәтер дип өметләнәм. Бер елдан соң сез егетләрнең күбесенә бөтенләй башкача карарсыз дип ышанам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев