Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтештә өлешчә мобилизациягә чакырылган район халкын тантаналы озату булды

Район мәдәният йорты залына Ватанны саклаучыларны хуплар өчен бик күп тәтешлеләр җыелды: аларның туганнары, дуслары, хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 
– РФ Президенты Указы ниге­зендә, бөтен ил буенча өлешчә мобилизация бара, һәм безнең район халкы үз бурычларын намус белән үти, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Кайда гына булсагыз да, барысы да сезгә бәйле булачак, нык булыгыз, үзегезне саклагыз. Туганнарына сугышчыларга рухи яктан ярдәм итегез диясе килә. Ир-егетләребез янына барабыз, алар белән аралашабыз һәм аларның  исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез.
Тәтеш шәһәренең Троицк чир­кәве настоятеле Валентин Кострин да теләкләрен җиткерде:

– Без нинди дин һәм милләт булуга карамастан, без барыбыз да – бер гаилә, сезнең өчен дога кылабыз. Сез – безнең яклау­чыларыбыз, мөгаен, ир-атлар үзләрен, үз якыннарын, үз илләрен яклый ала алулары белән аерылып та торалардыр.  Өйрәткәннәрнең барысын да игътибар белән тың­лагыз, шуңа сезнең гомерегез бәйле. Безнең, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең оныклары һәм оныкчык­лары буыны өчен,  Ватанга намуслы хезмәт итүнең ачык мисаллары бар. 

– Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка бернәрсә дә булмый, – дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов. – Ватан – ана кебек, безнең беребез дә Ватанны сайлый алмый, куркыныч булган очракта һәркайсыбыз аны якларга тиеш. Махсус операциядә төрле конфессияләрнең һәм төрле милләтләрнең бертуганнары катнаша, һәм бөтен илебез алдында торган шундый зур сынауны без лаеклы үтәргә тиеш, безнең артта гаделлек, димәк, җиңү дә булачак.

Район башлыгы мобилиза­ция­ләнгән тәтешлеләрнең һәрбер­сенә туганнары һәм якыннары белән элемтәгә керү өчен кесә телефоны тапшырды.
“Сла­вянка маршы” көе астында автобус янындагы мәй­данда җылы кочаклашулар, туган­нарыннан теләкләр, гаи­лә белән фотога төшүләр булды.

Киртәледән Вера Казина бер­туганының улы Вадимны озата:
– Ул безнең акыллы, хезмәт ит­кән, кыю, авыл егете, без яхшыга өметләнәбез һәм аның өйгә кайтуын көтәбез.

Түбән Тархан егете Нияз Шиһа­пов болай дип уртаклашты:
– 2010-2011 елларда автомобиль гаскәрләрендә хезмәт иттем, бу юлы да барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобилизация тетюши