Тәтештә рейдлар үткәрелде
Районда “Шартлы хөкем” оператив-профилактик операциясе узды.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Җинаять-башкарма инспекция һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә 24нән 28 октябрьгә кадәрге вакыт аралыгында җинаять-башкарма инспекциядә исәптә торучы затларны яшәү урыны буенча тикшерү оештырылды. Җәзаларны һәм җинаять-хокукый төрдәге чаралар тәртибен, шартларын үтәү турында профилактика рәвешендәге әңгәмәләр үткәрелде.
Районда оператив хәлне тотрыкландыру, хөкем ителүчеләр ягыннан кабат җинаятьләр кылуны киметү һәм хокук бозуларны кисәтү чараның төп бурычы булып тора.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев