Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте

Россиягә мәхәббәт – көзге чакырылыш кысаларында РФ Кораллы көчләренә хезмәт итәргә китәчәк егетләрнең төп сый­фаты булып тора.

Алар район мәдәният йортында узган “Россиянең тугры уллары” дип исем­ләнгән бәйрәмнең төп кунаклары булдылар.

Чыгыш ­ясаучылар ар­миядә хезмәт итү һәм Ватанны саклау РФ граж­данының изге бурычы булуын ассызыкладылар. 

– Һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. Бер елдан соң сез бөтенләй үзгәреп кайтачаксыз: зур үсеп, җитди булып, катлау­лы хәлләрдән  дөрес чыгу юлын табарга өйрәнеп. Хәрби хезмәт моңа ярдәм итә. Ә аннан соң үз юлыгызны үзегез сайларсыз, – диде район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов.

Тәтешлеләр кайда гына хезмәт итсәләр дә, Россия солдаты исемен ­намус һәм горурлык белән йөртәләр, дип билгеләп үтте рай­онның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.

Елена Дороднова ата-аналар фатихасын әйтте. Ул яшь солдатларга батырлык һәм көч теләде, армия тормышындагы кыенлыклардан курыкмас­ка, хәрби эшне тиз һәм җиңел үзләштерүләрен теләде. Аның улы Андрей хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Ватанны саклаучы исемен лаек­лы йөртергә вәгъдә итте.

Зур сәхнәдә Рәмис Хатыйп улының хезмәткә чакыру кәгазьләре һәм бүләкләр тапшыруы чакырылучылар өчен бик күңелле булды.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Музыкаль номерлар Ватанга мәхәббәт турында булды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев