Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна Николаева: “Нечкәбил” – ул кызыклы тәҗрибә”

Узган атнада Казанда “Нечкәбил-2021” – “Гаилә формуласы – аналар фәне” XVI республика конкурсының финалы узды.

(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). “Нечкәбил-2021” рес­пуб­­лика конкурсында Тә­теш районын Николаевлар гаиләсе тәкъдим итте.

– Безнең гаилә шактый зур, хәзерге вакытта ул тугыз кешене үз эченә ала: ирем Алексей, балаларым Артем, Константин һәм Ангелина, киленнәрем Снежана һәм Елена, оныкларым Аврора һәм Лев, – дип сөй­ли Татьяна Николаева. – Без 32 ел бергә гомер кичерәбез. 4 ноябрьдә –  Казан Изге Ана иконасы көнендә өйләнештек,  хәзер ул әле тагын Халык­лар бердәмлеге көне дә. 

Татьяна ­Михайловна – “Миләшкәй” ­балалар бакчасында музыка җи­тәкчесе. Бәйгедә катнашырга тора-бара гына ризалаштым ди, әлеге адымны ныклап уйлаган, чөнки “Нечкәбил” бәйгесе алдыннан “Ел тәрбиячесе – 2021” конкурсын узган, аның нә­тиҗәләре буенча ул призер булган.

“Нечкәбил” кон­кур­сының финалы Әни­ләр көнендә үтте, әмма Николаевлар өчен бу юл Чүпрәле районында узган зона этабында чыгыш ясау­дан башланган, аннары ярымфинал булган.

– Мин үземнең гаиләм турында казанышларыбыз һәм уңышларыбыз туп­ланган ­портфолио әзер­ләдем. Аннары ин­ша­­лар конкурсы узды. Ангели­на “Әти турында сүз” яз­ды, ә мин –“Әни турын­да сүз”, Леша белән без әниләребезгә багышланган шигырь иҗат иттек. Нәтиҗәләр буенча, 11 гаи­лә, шул исәптән без дә, финалга үттек, – дип сөйли Татьяна Михайловна.

Аның әйтүенчә, конкурста билгеле бер нә­ти­җәләргә ирешүдә га­и­ләсенең һәм хезмәт­тәш­ләренең булышлыгы ярдәм иткән, алар хәтта Николаевлар белән бер сәхнәдә чыгыш та ­ясаганнар.

– Балалар бакчасы мө­дире Татьяна Нико­лаевна Лубганс – барлык башлангычларда һәм идеяләр­дә, Ев­­гений Әхмәдуллин әзер­лән­гәндә ярдәм ит­­те – ул роликны тө­шер­де һәм монтажлады, рай­он­ның мәдәният йорты  хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү үзәге педагогы Екатерина Сергеева һәм аның шәкертләре булышты, Валерий Евдокимов финанс ярдәме күрсәтте. Безне хуплаган барлык тәтешлеләргә дә без рәхмәтле. “Неч­кәбил” конкурсы – кызыклы тәҗрибә. Хис-кичерешләр күп сарыф ителде, әлбәттә, шулай да безгә башка гаиләләр белән танышу кызыклы булды. Без алар белән хәзер дә әле аралашабыз.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татьяна Николаева “Рәхмәт, әни!” бәй­гесендә җиңүче Дипломы , “Уңыш баскычлары” номинациясендә лау­реат Дипломы һәм “Игелек­ле Нечкәбил” Дипломы белән бүләкләнгән.
фото Николаевларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X