Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тайба-­Таушево авылында ике ир туган мәҗлес оештырганнар, ул чак кына фаҗига белән тәмамланмаган

Җинаять эше кузгатылган.

(Тәтеш, 5 август, “Тәтеш таңнары”). 

Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Тайба-­Таушево авылында ике ир туган мәҗлес оештырганнар, ул чак кына фаҗига белән тәмамланмаган.   

Ишегалдында бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, энесе абыйсына йодрыклары белән ташланган, аны буган һәм куркыта башлаган. Зыян күрүче үз гомере һәм сәламәтлеге өчен бик тә курыккан. Бу хәл өйнең верандасында дәвам иткән. Полицейскийлар хәбәр иткәнчә, ир-ат абыйсының хатынына да янаган, өстәвенә, кечкенә баласы янында. Янауны чынга алган зыян күрүчеләр йорттан чыгып киткәннәр һәм булган хәл турында полиция бүлегенә хәбәр иткәннәр. 
Җинаять эше кузгатылган.

18+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев