Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театр артистлары Киртәледә чыгыш ясадылар

Мордовия артистлары Киртәледә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә мордва телендә “Куйгорож” спектаклен күрсәттеләр.

(Тәтеш, 23 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

“Театр сезоны” төбәкара фестивале кысаларында беренче спектакль Киртәле авылы мәдәният йорты сәхнәсендә булды.

Мордва дәүләт милли драма театры артистлары тамашачыларга Куйгорожның йомыркадан чыгуы һәм өйгә байлык китерүе турындагы гыйбрәтле мифик тарихын сөйләделәр.
Сюжетның үзәгендә – ялгыз карт Пята һәм карчыгы Сюмерьгенең тормышы. Карт чабата үрә һәм аның хакындагы сүзләр патшага барып җитәр дә, ул аны бүләкләр дип хыяллана. Ә менә карчыгы киресенчә, үз көенә яши: мичкә якмый, ашарга пешерми, көннән-көн яшәрә генә бара.

Пята хатынын аңа бала тапмавы өчен битәрли башлый, шул чакта Сюмерьге йомыркадан Куйгорожны “бастырып чыгара”. “Улы” Пятаның бөтен таләпләрен үти: картның тамагы тук һәм байларча киенә, җитеш йортта яши, шулай да тагын бер Куйгорож турында хыяллана. “Әгәр дә тагын бер “бала” бастырып чыгарсак, бөтен авыл майлы ботка ашаячак, ә өчәү булса – бөтен ил тук һәм бай булачак”, – дип фикер йөртә ул. Әмма Пята байый, ә авылы һәм күрше салалар хәерчеләнә бара. Баксаң, берәүләрнең муллыгы тартып алына да, икенчесенә бирелә икән.

Пята барлык сынаулар аша узгач, намусын югалтканлы­гын һәм кире кайтарырга кирәк­леген аңлый.

– Спектакль миңа бик ошады. Артистлар рольләрен бик яхшы уйнадылар, ә оештыручылар безгә мокша телен ишетә алу мөмкинлеген бирделәр. Күренешне караган вакытта бер хисләр икенчесе белән алмашынды. Мин актерларның уйнавын сокланып карадым. Куелышы бик шәп! Ул әйтеп бетергесез яхшы булды, – дип уртак­лашты Киртәле урта мәктәбе укытучысы Галина Абраконова. 

“Театр сезоннары” Төбәкара фестивален Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты оештырган. 

Проект кысаларында, Татарстан халкына бүләк итеп, Идел буе федераль округы төбәкләрендәге милли театрлар үз туган телләрендә бушлай спектакльләр күрсәтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев