Телефон мошенниклары курьеры
Татарстан Республикасы Тәтеш район судының суд практикасында булган очрак.
Яшүсмерләр еш кына матди яктан әти-әниләренә бәйле булмау өчен эш эзлиләр. Яшь чакта мөстәкыйль һәм ирекле буласы килә, әмма бу һәрвакытта да без теләгәнчә килеп чыкмый.
Эш барышын аңлы рәвештә дөрес итеп оештыру — балаларны күңелсез һәм куркыныч вакыйгалардан саклап калачак. Ата-аналар балаларга квалификацияле хезмәт өчен зур акчалар түлиләр, әмма зур булмаган посылкаларны алырга сораган курьерларга түгел икәнлеген аңлатырга тиеш.
— Мессенджерга, электрон почтага, социаль челтәргә килүче «тәҗрибәсез тиз һәм җиңел акча эшләү» кебек тәкъдимнәр — ялган. Интернеттагы куркынычны танырга һәм җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләкмәскә өйрәнү мөһим. Суд практикасындагы мисалларның берсе: 16 яшьлек Максимга (исеме үзгәртелде) Интернет челтәрендәге кушымталарның берсендә бер кыз акча эшләргә тәкъдим итә, пакетны бер адрестан алырга һәм аны икенчесенә күчерергә кирәклеген аңлата. Максим баш тарта, чөнки моның законсыз булуын белә. Берникадәр вакыттан соң шул ук кушымтада егеткә янаулар белән хәбәр килә, әгәр яшь кеше әлеге эшкә риза булмаса, җинаятьче янауларны тормышка ашырырга вәгъдә итә. Егет янаулардан курка һәм, телефон мошенниклары курьеры булырга ризалашып, язышуны дәвам итә. Җинаятьчеләр аңа хөкем ителү, кредит, банк карталары булу турында сораулар биргәннәр, паспорты белән фотога төшеп җибәрүне сораганнар, ә аннары егеткә эш кушканнар. Максимның эше түбәндәгедән гыйбарәт була: Тәтеш шәһәрендә такси чакыртырга, кирәкле адреска кадәр барып җитәргә, акча белән пакетны алырга, аннары аларны җинаятьчеләрнең реквизитларына күчерергә. Зыян күрүчеләр, туганнарын җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен акча тапшыру кирәклеге турында хәбәр иткән мошенниклар белән телефон аркылы сөйләшү барышында, Максимга акча салынган пакетны үзләре тапшыралар, — дип сөйли ТР Тәтеш районы суды судьясы ярдәмчесе Алинә Йосыпова.
Курьер табу авырлык тудырмаган
Максим «эшкә» өч тапкыр чыккан. Алдау юлы белән Тәтештә яшәүче 95 яшьлек әбидән 70 000 сум алган, акчаларны үзенең банк картасы счетына керткән, шуларның 2 000 сумын үзенә акчалата бүләк итеп калдырган, 68 000 сумын ачыкланмаган зат хисабына күчергән. Шулай ук 81 яшьлек бабайдан 100 000 сум салынган бер пакет акча алган, банк картасы счеты аркылы үзенә акча салган, шуның 3 000 сумын бүләк сыйфатында үзенә калдырган, 97 000 сумын билгесез зат исәбенә күчергән. Тагын бер факт: 85 яшьлек тәтешлене алдап, 100 000 сумлык акча урлауга турыдан-туры юнәлтелгән гамәлләр кыла, аңа зур зыян сала, шулай да җинаять гамәлләрен тиешенчә башкарып бетерә алмый.
— Барлыгы Максим 5 000 сум акча эшли алган, зыян күрүчеләргә 170 000 сум акчаны зыян китерүченең законлы вәкиле — Максимның әнисенә кайтарырга туры килде. Максим, билгеләнмәгән затлар белән алдан сөйләшеп, алар белән эш итеп, Тәтеш халкына матди зыян салуында гаепләнелә. Егеткә карата җинаять эше судка җинаять эшен туктату һәм аңа суд штрафы рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чаралар билгеләү турында гариза җибәрелде. ТР Тәтеш районы суды тарафыннан Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексының 25.1нче маддәсе нигезендә, Максимга карата җинаять эше туктатылды, ягъни аңа егерме биш мең сум күләмендә суд штрафы рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чара билгеләнүгә бәйле рәвештә, әлеге карар закон көченә кергән көннән алып өч ай эчендә түләнергә тиеш, — дип билгели Алинә Дамир кызы.
Тиз һәм җиңел акча эшләү мөмкинлеге үсмерләрне генә түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итә. Әмма балигъ булмаган кеше әле вәзгыятьнең җитдилеген һәм үз гамәлләре өчен алырга тиешле җаваплылыкны аңлап бетерми.
Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә юлыкмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев