Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешләрне хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакырдылар

“Авангард” газетасының социаль челтәрдәге төркемнәренең берсендә юл хәрәкәте иминлеге темасына традицион туры эфир узды.

Хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре Тәтеш районы кешеләренең светофорлар урнаштыру, машиналар кую урыны кагыйдәләрен бозу һәм тротуарлардан эскәмияләрне яшел зонага күчерү турындагы сорауларына җавап бирделәр.

Туры эфир башланганда ­Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу статистикасы, шәхси мобильлек чараларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды, яктылык кайтаргыч әйберләрне куллану кирәклеген билгеләп үтте, юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрнең иминлегенә аерым басым ясалды. 

– 2024 елның 8 аенда Татарстан территориясендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 292 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 9 баланың гомере өзелде, 314е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Безнең район территориясендә ел башыннан балигълык яшендә булмаучылар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуның икесе тән җәрәхәтләре алды, – дигән мәгълүматны җиткерде Рәмис ­Фаризов. – Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы буенча, җәяүлеләрне бәрдерүнең иң күп саны көз айларына туры килә, бу исә тәүлекнең якты вакыты кыс­кару, җәяүлеләр һәм транспорт агымнары арту, шулай ук һава-климат шартлары белән бәйле. Иминлек өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер-берсен күрүе мөһим. Юлда үзен күрсеннәр өчен транспорт йөртүче – фаралар һәм габаритлы утлар, ә җәяүлеләр һәм велосипедчылар яктылык кайтаргычлар кулланырга тиеш.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров юл хәрәкәте иминлеге чаралары кысаларында ел саен төрле эшләр башкарылуын билгеләп үтте.

– Бүлеп бирелгән акча лимитыннан чыгып, 2024 елда зур эш башкарылды. Моны безнең район халкы да күреп өлгергәндер дип ышанам. 8 – ясалма юл тигезсезлеге, шул исәптән шәһәр буенча – 6, шулай ук 80 тиешле юл билгесе куелды. Шәһәрнең үзәк урамнарында җәйге юлларны карап тоту буенча дәүләт контракты кысаларында 25 яңа юл билгесе куелды. Свердлов урамында ике җә­яүлеләр кичүе төгәлләнү алдында тора, аларның зарурилыгы турында бездә яшәүчеләр туры эфир кысаларында сөйләделәр. Шулай ук республика программасы буенча Тәтештә Свердлов – Горький урамнары киселешендә яңа светофор урнаштыру азагына якынлашып килә. Шулай ук республика программасы буенча Тәтештә Свердлов – Горький урамнары киселешендә яңа светофор урнаштыру төгәл­ләнеп килә. ­Светофорларны ур­наштыру буенча барлык мәсьә­ләләр ­комиссия рәвешендә, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашын­да кабул ителә. Автомобиль транс­портының да, җәяүлеләрнең дә хәрәкәт тизлеге өйрәнелә. Свердлов – Горький чатында хәрәкәт шактый күп, – диде Алексей Александрович. – Киләсе елда, тәтешлеләрнең теләкләрен исәпкә алып, хәрәкәт күп булган башка урамнарга да светофорлар урнаштыру өчен, программага эләгергә тырышачакбыз. Безгә еш кына Ленин урамында, Горький урамыннан алып үзәк район хастаханәсенә кадәр җирдә, юлның кирәгеннән артык үтеп булмаслыгы турында хәбәр иттеләр. Юллар төзү программасы кысаларында Ленин урамында машина кую урыны киңәйтелүен билгеләп үтәсе килә. Машиналарны шунда куюны сорыйбыз. Уку елы башланганда шәһәр­нең 1нче һәм 2нче мәктәпләре янындагы юл билгеләре яңар­тылды. Шәһәр халкыннан актив рәвештә киләсе елда ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру турында яңа гаризалар килә. Әлеге мәсьәлә шулай ук комиссия тарафыннан ­каралачак.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы янына куелучы автомобильләр проблемасы чираттагы тапкыр күтәрелде: ике тукталыш урыны булуга карамас­тан, тәтешлеләр транспортны медицина учреждениесенә килү юлында калдыруны өстен күрәләр, бу исә авария ясау куркынычын тудыра.

Район башкарма комитеты җи­тәкчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча район комиссиясе рәисе Альберт Гасимов машина йөр­түчеләрдән машиналарын Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге янындагы тукталыш урынында калдыруларын сорады.

– Тәтеш үзәк район хастаханәсе янында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, юл йөрү ка­гый­дәләрен бозучыларны җа­вап­лылыкка тарта. Халыкны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җавап­лылыкка тартуга активрак ярдәм итәргә, мәсәлән, алар турында дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналы аркылы хәбәр итәргә өндибез, – диде Альбер Әсхәт улы. – Шулай ук без район халкы­ның юл билгеләрен, ясалма тигезсезлекләрне, җәяүлеләр кичүләрен кайда куярга кирәк­леге турындагы фикерләре белән уртаклашуларын сорыйбыз. Барлык тәкъдимнәр дә каралачак. Алар турында “Авангард” газетасы редакциясе аша яисә турыдан-туры район хакимиятенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

– Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм стоматологиясе янындагы тротуардан эскәмияләрне яшел зонага алып куярга боерык бирегез, аларны тротуардан 50 – 80 сантиметр­га күчерегез. Анда эскәмияләр урнаштырулары яхшы, әлбәттә, ләкин аларны нәкъ тә тротуарга куйганнар. Алар җәяүлеләргә йөрергә комачаулый. Анда әле велосипедлар да куеп калдырганда, җәяүлеләргә бөтенләй урын калмый, – дип хәбәр итте Тәтеш кешесе Илфат Й.

– Мондый мөрәҗәгать инде килеп ирешкән иде. Әлеге мәсьәлә хәл итүгә алына. Быел аның буенча карар кабул ителерме-юкмы, мин вәгъдә итә алмыйм. Әмма киләсе елга без бу эшләрне үзебезнең эш программасына кертергә тырышачакбыз, – дип йомгаклады ­Альберт Гасимов.
 

фото: Алена Пантюхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пдд тетюши