Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Технологияләрне үтәү уңышны гарантияли

Тәтеш районында, “Нур” агрофирмасының сорт сынау кишәрлеге базасында, авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл хуҗалыгы  идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механикалаштыру буенча консультантлар, республиканың 8 районыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

– Бу ел республика буенча үзенчәлекле булды, салкыннар да, корылык та күзәтелде, кайдадыр яңгырлар да яхшы яуды. Республикада урып-җыю эшләре башланды инде, әлегә бер гектардан уртача 36 центнер уңыш чыга. Техникага да, кешеләргә дә хезмәт күп булачак. Әлегә азык җыю, терлек азыгы әзерләү эшләре бара, алда – чәчү. Кырлар, шулай ук әзерлек тә, һәркайда төрлечә. Комбайнчыларга ярдәмчеләр кирәк, аграр югары уку йортларын, техникумнарны, көллиятләрне җәлеп итәргә кирәк. Чәчү белән берничек тә соңга калырга ярамый, без моны барыбыз да беләбез, август башында аңа керешергә ниятлибез. Бурычлар гаять зур, шуңа да игътибарлы булырга кирәк. Кырларның торышы әйбәт, һәм без бу уңышны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Марат Җәббаров.  
Ул семинар үткәрү өчен безнең район очраклы гына сайланмавын билгеләп үтте, чөнки биредә авыл хуҗалыгы җитештерүе югары дәрәҗәдә оештырылган һәм күрсәтерлек нәрсәләр бар.

Рәмис Хатыйп улы районның урып-җыюга әзерлеге турында сөйләгәч, аграрийларның игътибарын алда торган елга юнәлтте, ул 2025 елгы уңышка нигез салу мәсьәләләре турында хәзердән үк инде уйланырга, һәм шул ук вакытта барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәклегенә басым ясады. 

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин агымдагы елгы вегетация чорының метеошартлары, продуктив дым запаслары, сыек ашламалар куллану, әче туфракны известьләү, районнар күзлегеннән чыгып күпьеллык үләннәрнең торышы турында сөйләде. Ул терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләренең игътибарын азык үләне мәйданнарын җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалану, сугару, шулай итеп тотрыклы рәвештә елына өч чабым алырга мөмкин булуына юнәлтте. Ул шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмати системаларын куллану ки­рәклеге турында да искәртте.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында бөртекле һәм техник культу­раларның төрле сортлары һәм гибридлары белән 124 кишәрлек күрсәтелде. 

“Нур” орлыкчылык авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев катнашучыларны хуҗалыктагы эшләрнең барышы белән таныштырды, кырларда үстерелә торган бөртекле культураларның гибридлары һәм сортлары, сыек ашламалар куллану турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар быелгы көзге чәчүнең үзенчәлекләре турында белделәр, сортлар сайлау, орлыклык материал, туфракны әзерләү, көзге вакытта үсемлекләрне карау мәсьәләләре каралды.

Шулай ук игенчеләр игътибарына бөртекле культураларны, шул исәп­тән бинар чәчүлекләрне яңа культуралар белән баету мисаллары да күрсәтелде. Көзге культураларны тук­ландыруны оештыру һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләре дә кузгатылды.
Министр урынбасары Дмитрий Яшин танып белүле аграр чара ахырында кыс­кача йомгак ясап, болай диде:

– Технология булган җирдә, уңыш та бар. Әйтеп үтелгәннәрне һәрбер предприятиедә дә эшләргә кирәк һәм шул вакытта безнең эшчәнлекнең һәр этабы уңышлы булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев