Тикшеренү эшләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр
Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында мәктәп укучыларының “Камай укулары-2021” фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.
Шәһәребез сәләтле балаларның төрле уку фәннәре буенча үзләренең тикшеренү эшләрен күрсәтер өчен берничә ел дәвамында мәйданчык булып тора. Бөтен дөньяга танылган галим, профессор-химик Гыйлем Камай Тәтештә якты дөньяга аваз салган, аның тууына быел 120 яшь тула. Конференция проект һәм тикшеренү эшләренә укучыларны җәлеп итү эшләрен активлаштыра, бу Россиядә Фән һәм техника елында аеруча да әһәмиятле.
Республиканың башка районнарындагы мәктәп укучылары безгә пандемия аркасында килә алмадылар, чара район күләмендә узды. Районыбызның 65 мәктәп укучысы үз эшен тәкъдим итте, Тәтештәге 1нче урта мәктәп – иң күренекле делегация булды. Мәктәп директоры Илдар Фәткуллов сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте: “Сез бүгенге конференциянең катнашучылары булып торасыз, бу сезнең фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә теләвегез барлыгы турында сөйли”.
Конференциянең мәртәбәле кунагы – танылган химикның кызы Светлана Камай – әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Гыйлем Хәйри улының сүзләре мәктәп укучыларына изге теләкләр буларак әйтелде: “Галим уңышларга “ак күлмәктә туган”га түгел, ә чиксез көч куеп, бар белгәнен, тәҗрибәсен, энергиясен биреп эшләгәнгә, тырышканга күрә ирешә”.
Мәктәп укучылары проектларын тәкъдим иткән конференциядә 9 тематик секция эшләде. Жюри составындагы КНИТУ укытучылары тәтешлеләрнең тикшеренү эшләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.
Полина Толпекина, Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы: “Камай укуларында мин беренче тапкыр катнаштым һәм “Филология” секциясендә беренче урынны яуладым. Миңа укытучым Елена Константиновна Костюхина ярдәм итте”.
Җиңүчеләргә һәм призерларга район башкарма комитеты мәгариф бүлеге һәм КНИТУ Дипломнары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев