Әтисе һәм бабаларыннан үрнәк алып
Семеновлар гаиләсендәге һәрбер ир-егет илебезнең Кораллы көчләрендә төрле елларда армия хезмәте узган.
(Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)). Киң күңелле, яшь, актив абыйлы-энеле Семеновлар армия тормышы турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Олысы Андрей Архангельск өлкәсендә Плесецк космодромында һава-космик оборона гаскәрләрендә (хәзерге хәрби-космик хезмәт), кечесе Сергей стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Бер ел армия аларның һәркайсы өчен сизелми дә узып киткән, дөрес, өйгә кайтыр вакытлар якынлашканда вакыт үтмәвен яшермиләр.
Катгый тәртипнең нәрсә икәнлеген егетләр мәктәптә укыганда ук беләләр: икесе дә кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган. Сугышта катнашкан карт бабалары Петр Николаевичның, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән бабалары Николай Петровичның һәм 90нчы еллар башында чик буе гаскәрләрендә хезмәт юлы узган әтиләре Владимир Николаевичның матур үрнәге аларга якты маяк булган: яшьләр армиягә рухи һәм физик әзерлекле килеш киткәннәр.
“Һава-космик оборонасы гаскәрләренә эләгәчәгемне белгәч, бары тик төймәләргә генә басып торырга кирәк булачак дип уйладым, – дип шаярта Андрей, – ләкин ракета җайланмаларын сакларга, марш-бросокларда катнашырга туры килде”.
Ир туганнарның яшь аермасы бер ел, шуңа күрә, олысы армиядән кайткачтын ук, кечесенә китәргә вакыт җиткән. Сергей чакыру кәгазе килгәнне көтеп тормаган, хәрби комиссариатка үзе барган. “Преображенск полкында хезмәт итәргә теләдем, әмма вакыт буенча барып чыкмады, ә мин инде үземне армиягә барырга җайлаштырган идем, “Хәзер алыгыз, башка гаскәрләргә булса да ярый”, – дидем. Йошкар-Олага җибәрделәр. Башта яшь сугышчы мәктәбе (өйрәнү) уздым: йөгердек, сикердек, конспектлар яздык. Еш кына хәрби өйрәнү урыннарына чыктык, өйрәнү рәвешендәге төнге һәм көндезге атуларда катнаштык. Кышын бер ай чамасы диярлек палаткаларда яшәдек”, – дип рухланып сөйли Сергей.
Чыныгу алган элекке солдатлар ничек итеп үзләренә аяк чолгауларын бәйләргә, якалар тегәргә туры килүен бик яхшы хәтерлиләр. Армиядә боларның берсе дә инде хәзер юк, хәтта хатларны да сирәк язалар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки кәрәзле телефоннар бар, егетләр әйтүенчә, алардан атнага бер тапкыр файдаланырга рөхсәт ителә. Һәм өй белән элемтәгә керүне һәр солдат түземсезлек белән көтә икән.
Тантаналы рәвештә ант кабул иткән мизгелләр бертуган егетләрнең күңелендә аеруча да сакланып калган. Алар бер ел аерма белән шул ук вакытта ватанпәрвәрлек хисләрен дә, Россиянең бөеклегенә горурлануны да, җаваплы минутларның әһәмиятлелеген дә кичергәннәр.
Семеновлар хәзер янгын сүндерү частендә эшлиләр: әтиләре Владимир Николаевич һәм Сергей – бүлек командирлары, Андрей – янгын сүндерүче, һәм алар Россия армиясенең җиңелмәс булуына нык ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев