Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп приз Олы Шәмәккә китте

Яңа ел якынлашканда “Авангард” газетасы редакциясендә призлар уйнатылды.

(Тәтеш, 13 январь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Бүләкләр уйнатуда “Авангард” һәм “Тәтеш таңнары” газе­таларын 2023 елның беренче ярты еллыгына рәсмиләштерүче һәм квитанция күчермәләрен редакциягә китерүче яки җибәрүче райондашларыбыз катнашты. 

Абунә кампаниясе тә­мам­ланганнан соң, приз­лар уйнату традициягә кертелде, гадәттә аңарда ике йөзгә якын кеше катнаша иде, әмма бу акция безнең коллектив өчен үзенчәлекле булды. Газетага туг­ры булучылар һәм яңа подписчиклар активлык күрсәттеләр. Приз уйнатуда 515 кеше катнашты. Димәк, район газетасы күпчелек тәтешлеләр өчен яраткан басма булып кала, алар аңардан Тәтешнең, районның яшә­е­ше, төрле вакыйгалар, якташларының уңышлары һәм казанышлары турында беләләр дигән сүз.      

Приз уйнату барышын 29 декабрьдә Интернетның социаль челтәрләрдәге безнең төркем­нәрдә туры трансляция вакытында күзәтеп барырга мөмкин булды. Икенче көнне үк инде без кунак­лар каршыладык. Беренче булып редакциягә Олы Шәмәктән Надежда Савелькина килде. Ул төп приз – пар белән үтүкләү җайланмасына ия булды. 

– Минем өчен шулхәтле дә көтелмәгәнчә килеп чыкты, мин бик шат, – диде ул.   

Электр чәйнеге Маргарита Сафиуллинага насыйп итте, ул “Авангард” газетасының алга таба да заман белән бергә атлаячагы турындагы ышанычын белдерде. 

– Газетаны күптәннән яздырабыз, һәрвакытта бик яратып укыйбыз, аның ярдәмендә без барлык хәбәрләрне дә белеп торабыз. Редакция хез­мәткәрләренең барысына да тырыш хез­мәт­ләре өчен рәхмәт, – диде Маргарита Петровна. – Дусларымның, шәһәребездә укыган та­нышларымның яңалы­клар белән кызыксынып торулары, Интернеттагы сезнең төр­кемнәрдән барлык вакыйгаларны белеп торулары, матур үзгә­решләргә сокланулары, Тә­тешне хәтерләүләре һәм яратулары сөендерә.  

Газета укучыбызның бүләген редакциядән аның килене Анна килеп алды. 

Тәтешле Роза ­Халитова­ны “Авангард” редакция­сен­нән алын­­­ган җылы пледы салкында җы­лытып торачак. Призны алырга аның кызы – Алсу килде. 

Медицина хезмәте ветераны Тамара Поселкина – үтүк, Татьяна Шимурина  дарулар салу контейнеры отты. 

Килдеш авылыннан педагог Николай Исаев бокал җыелмасы алды. 

– Әнием Любовь Семеновнага яраткан газетасыннан приз алу шатлык өстәячәк. Аңа 84 яшь, газетаны гомер буе алдыра, аны, бөтен гаиләбез кебек, бер сүзен дә төшереп калдырмыйча укып бара, – дип уртаклашты Николай Исаев. 

Конверт эчендә җибәр­ел­гән хатларны без сирәк ала башла­дык. Алар безнең өчен бик кадерле. Олы Шәмәктән килгән хаттан үзенә бер төрле җылылык бөркеп тора. “Газетаны ярты гасырдан артык яздырам. Картлык көнемдә кечкенә генә булса да приз аласым килә. Миңа 83 яшь. Ә Аллаһ сезгә катлаулы хезмәтегездә ярдәм итәчәк”, – дип язган Мария Хураскина, конвертка “Авангард” газетасын яздыру квитанциясен дә куеп җибәреп. Шулай туры килүен генә кара син – ул бүләк отты. Приз­ны – вафли пешерү табасын алырга аның оныгы Дарья килде.    
Шәһәрле Надежда Фран­­цузова тузан суырткычка ия булды.  

– Бүләк отканыма ышанмадым да! Бәлки мин түгел­дер дип уйладым, чөнки Тәтештә Французовалар күп бит, – диде Надежда Семеновна. – Приз уйнатуда өченче тапкыр катнашам. Ничек итеп уңыш елмайды! Бу туган көнемә матур бүләк булды, тузан суырткыч отуын теләгән идем һәм шуны алдым да. Барысы да шалтыраталар, котлыйлар, бик күңелле. Газетаны яратып укыйм, һәм ул гаиләбездә һәрчак булачак!

Сезнең “Тәтеш таңнары”  
Реклама хокукында  

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев