Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзибез, төзекләндерәбез, мул уңыш үстерәбез

Тагын бер ел азагына якынлашты, һәм районыбыз тарихы елъязмасына кешеләр, вакыйгалар, казанышлар турында сөйләүче шактый битләр өстәлде.

(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Узып баручы ел нинди вакыйгалар белән хәтердә калачак?

Тәтешнең спорт мәктәбе террито­рия­сендә капиталь  төзеклән­дерү  оештырылды: бире­дә стандарт­ларга туры китереп, яңа мәйданчыклар, та­маша­чы­лар трибуналары бар­лыкка килде, ярдәмче биналар ремонтланды, барлык коммуни­кацияләр алыштырылды, яңа тротуарлар ясалды, ату машинкалары ­алыштырылды.  

Тәтеш районыбыз тарихында беренче тапкыр югары дәрәҗә­дәге спорт ярышларын – стендка ату буенча Россия Чемпионатын, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышларын ­кабул итте.    

Тәтеш үзәк район хаста­ханәсе ­стациона­ры­ның дәвалану корпусына зур кү­ләмдәге ­ремонт эшләре үт­кәрелде. Комму­ника­цияләр системасы алыштырылды, янгын сигна­лизациясенең авто­мат системасы урнаштырыл­ды. Диварлар, түшәмнәр, идән өс­лек­ләре яңартылды. Серология лабораториясенең бинасы шактый төзекләндерелде. Ста­ционарның балалар бүлегенә аерым игътибар бүлеп бирелде: анда якты төсләр, яңа җиһазлар, җайланмалар барлыкка килде, яшь тәтешлеләр өчен барлык уңайлы шартлар ­булдырылды. 
  
Уңайлы шәһәр мохите булдыруда иң яхшы проек­тларның IV Бөтенроссия конкурсында тәкъдим ителгән эшләр буенча “Тарихка 320 бас­кыч: Троицк буйлап” конкурсы проекты дәвам иттерелде. Вшиха тавында тимер баскычлар ясау төгәлләнде. Каравыл манарасы янындагы территориягә брусчатка түшәлде, ял зонасы оештырылды, Троицк чиркәвенә кадәрге урам буйлап яктырткычлар ­урнаштырылды. 

Тәтештә “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты кысаларында быел яңа “Түбәтәй Тоwеr” объекты төзелә башлавы да мөһим вакыйгаларның берсе булды. 

Төзүчеләр авыл хуҗалыгы техникумының уку бинасына һәм тулай торагына капиталь ремонт ясадылар. Студентлар һәм укытучылар иркен якты бүлмәләрдә шөгыльләнәләр, коридорларның бизәлеше яңар­тылды. Коммуникацияләр системасы алыштырылды, түбәсе ябылды, тәрәзә блоклары алыштырылды, бинаның тимер конструкциясе ныгытылды. Биш катлы тулай торакта ремонт эшләре дәвам итәчәк.

Азык блокларын ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Олы Тархан һәм Жуково мәктәпләрендәге азык блоклары яңадан җиһазландырылды.

Район аграрийлары бөр­текле культуралар уңы­шын гектардан 48,6шар центнер җыеп алып, быел да  алдынгылыкны сак­лап калдылар. Республика элеваторларына 95 мең тонна иген, шул исәптән 70 мең тонна азык-төлек бодае төяп ­озатылды. 

Ел әйләнәсе шәһәрдә тротуарлар, машина кую урыннары ясалды, район авылларында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы һәм гражданнарның үзара салым программасы уңышлы гамәлгә ашырылды.

Ел буе төрле вакыйгаларга бай булган, тырышып башкарылган эш­лә­рнең күләмен газе­табызның бер санына гына сыйдырып бетерү 
мөм­кин тү­гел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев