Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп приз – телевизор Олы Тарханга китте

Матур гадәт буенча һәр ярты еллыкта гәҗитебезнең баш мөхәррире Инга Сәфәровадан призлар уйнату уздырабыз.

(Тәтеш, 3 июль, "Тәтеш таңнары"). Әлеге вакыйганы гәҗит укучылар да, редакция хезмәткәрләре дә көтеп ала.

Һәм бу көн җитте: шушы арада бүләкләр оттыру үткәрелде, анда безнең гәҗитләрне 2020 елның икенче ярты еллыгына яздыручылар һәм редакциягә квитанция күчермәсен ките­рүчеләр яисә электрон поч­та аша җибәрүчеләр, шулай ук безнең альтернатив абунәчеләребез катнашты. 
Бүләкләр уйнатуда барлыгы 263 абунәче катнашты. Приз­лар уйнатуны үткәрә торган комиссия составына редакция хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук абунәче­ләребез дә керде. Бу ярты еллык­та Ольга Андрианова иде, ул бүләк уйнатуда кат­нашучыларның исемнәре язылган купон­нарның язмышын хәл итте дә инде. Аның ярдәмендә бәхетлеләр ­ачык­ланды. Алар­ның исемнәрен игълан итәбез. Иттарткычны тәтешле ­Ва­лентина Дра­­гунова отты, ә мантый пешерү җайланмасын – тәтешле Зоя һәм Михаил ­Гореловлар. 
Электр чәйнеге Дилбәр Арслановага безнең гәҗитне искә төшереп торачак. 
Матур салат ­савытларын Бакырчыдан Гөлшат Әбдел­вәлиева белән тәтешле Светлана Маханова алды. Вазалар Олы  Тарханнан Алисә Хәмидуллинаны сөендерәчәк.  Кухня контейнерлары Бидәң­гедән Флера Измайловага хезмәт күрсәтәчәк. Быел иң төп, иң зур бүләк телевизор булды. Супер-призга ия булучы кем икән соң? Бу юлы бәхет Олы Тарханнан Даһия ­Бускинага ­елмайды. 
Призлар уйнату ­барышын гәҗитебез сайтында һәм социаль чел­тәрдәге безнең төркемнәрдә видеоязма рәвешендә карый аласыз. Ота алмаучыларга күңелләрен төшермәскә киңәш итәбез. Сезнең инде төп отыш бар – атнага ике тапкыр район гәҗитен алачаксыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X