ТРның район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
27 гыйнвар – Ленинград шәһәренең камалыштан азат ителгән көне.
(Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Ленинград оборонасы – совет халкының тиңдәшсез батырлыгының һәм рухи көченең символына әйләнде. Кичерелгәннәр турындагы хәтер бүгенге буыннарга кирәк. Ул тыныч, имин тормышның кадерен аңларга мөмкинлек бирә. Әлеге зур сугышта ирешелгән җиңүләр нәтиҗәсендә без иң мөһиме – үз Ватаныбызны азат итеп күрү, гаиләне саклап калу, туганнарны һәм якыннарны ярату әһәмиятле булуын аңлыйбыз.
Кадерле ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә безнең һәркайсыбызга тыныч тормышта яшәү һәм эшләү мөмкинлеге биргән өчен баш иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев