Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төсле рәсемле итеп күрәсе килә

Район гәҗите хакында сүз чыккач, кешеләрнең күбесе үз фикерләре, теләк-тәкъдимнәре белән бик теләп уртаклаша.

(Тәтеш, 16 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Тәтештә яшәүче Илсөяр Әхмәдуллина (рәсемдә уң­да) белән шәһәрдәге үзәк паркта район гәҗите хезмәткәрләре уздырган акциядә очрашып-сөйләшергә насыйп булды.

Мөлаем бу ханым озак еллардан бирле Тәтештәге “Сабый” балалар бакчасында аш пешерүче булып хезмәт куя. Без, журналистлар, әлбәттә инде, үзебезне кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыктык.

– “Тәтеш таңнары”н күп­тән укыйсызмы? Анда сезгә нинди сәхифәләр ошый?

“Үземне белгәннән бирле, мәктәп елларыннан ук. Гәҗиттәге һәр язманы яратып укыйм, аеруча да авыл тормышы хакындагыларны. Үзебез дә басу-кырлар киңлегендә уйнап үстек. Андагы яңалыклар, матур үзгәрешләр һәркемне дә сөендерәдер дип уйлыйм. Чөнки туган җирдән дә кадерле нәрсә була алсын ди тагын. Гади эшчәннәрнең тырыш хезмәте күбрәк яктыртылсын иде. Алар районны, республиканы икмәк, сөт, ит һәм башка азык-төлек белән тәэмин итеп торалар. Иртә таңнан төнгә чаклы эшләүчеләрнең барысы да мактауга лаек”, – диде Илсөяр ханым.

– “Тәтеш таңнары”на нинди үзгәрешләр кертелүен һәм аны киләчәктә нинди итеп күрергә теләр идегез?

“Сәламәтлек, файдалы ки­ңәшләр, төрле кызыклы хәлләр, редакция тормышы, сирәк кенә булса да гыйбрәтле вакыйгалар яки “сердәш” сыман шундыйрак кыска хикәяләр басылса, болар райондашлар өчен яратып кабул итәрлек күңелле яңалык булыр иде. Гәҗитне киләчәктә заманадан артта калмыйча, төсле фоторәсемнәр белән күрергә хыялланам. Бу аңа зур этәргеч өс­тәрдер, мөгаен. Быел район гәҗите 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Форсаттан файдаланып, андагы хезмәткәрләргә иҗат чишмәләре саекмавын, тираж артып торуын, эшләрендә зур уңышлар юлдаш булуын телим”.

Менә нинди җылы эчтәлек­ле әңгәмә кордык без гәҗит укучыбыз белән. Мондагы фикерләр безнең өчен бик кадерле. Укучыбызның һәр сүзе белән килешәбез һәм аның хыяллары безгә дә канат куя. Ә язмаларга килгәндә, без, гәҗит хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, югарыда әйтелгән киңәшләргә, һичшиксез, колак салачакбыз. Гәҗит укучыларның алга таба да “Тәтеш таңнары” белән аралашып, элемтәдә булып, теләк-тәкъдимнәрен уртаклашып яшүләрен, язмышлары хакындагы күңелләрне нечкәртерлек һәм шул ук вакытта җылы эчтәлекле хатлар язып җибәрүләрен телибез. Без аларны түземсезләнеп көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев