Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш гражданнарны яклау көллияте Россиянең иң яхшы 100 колледжы исемлегенә керде

Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән.

(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән. Бу хакта хәрәкәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә. Аны "Татар-информ" хәбәр итә.

Ил буенча иң яхшы көллиятләр исемлегенә Татарстаннан Халыкара компетенция үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан педагогия һәм төзелеш көллияте, Халыкара сервис көллияте, Тәтеш гражданнарны яклау көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Яр Чаллы политехника көллияте, шулай ук КНИТУ-КАИ лицей-интернаты кергән.

«Көллиятләр бу рейтингны хезмәтләрен бәяләү буларак кына түгел, ә яшьләргә дә һәм һөнәри белемнәрен арттырырга телгән төрле яшьтәге гражданнарга дә кирәкле булу өчен алга таба үсешкә өстәмә баскыч итеп файдалануларын телим», — дип котлады җиңүчеләрне «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Союзы генераль директоры Роберт Уразов.

Рейтингка кергән барлык уку йортлары да «Ворлдскиллс Россия» хәрәкәте сертификатларын электрон рәвештә алган инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев