Тәтеш педагогы – Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы Румия Шәйхетдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” Бөтенроссия бәйгесенең “Һөнәренә тугрылык өчен” номинациясендә җиңде. Тәтештәге 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Шәйхетдинова Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең район һәм зона этапларында яхшы нәтиҗәгә ирешеп финалга узды һәм 2021 елның 5нән 9 апреленә кадәр Казандагы гимназия базасында үткән бәйгенең йомгаклау этабында безнең районны тәкъдим итте.
Бәйгенең йомгаклау этабы читтән торып һәм үз катнашындагы этаплардан торды. “Методик портфолио” читтән торып катнашу турында укытучының шәхси сайтына тикшерү үткәрелде, эчтәлеге, методик тулылык һәм педагогның материалларының интерактивлыгы бәяләнде. Читтән торып катнашу нәтиҗәләре буенча Тәтеш педагогын үз катнашындагы турга чакырдылар.
Румия Рәхимҗан кызы бәйгенең үз катнашындагы турында бәйгенең барлык этапларын уңышлы узды: ул гимназиянең 5нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды, аннары, ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, “Туган телне киләчәк буыннар өчен саклыйк” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрде; укытучы жюри әгъзаларын һәм бәйгечеләрне үзенең “Методик остаханә”се белән таныштырды һәм мастер-класс күрсәтте. Таләпчән жюри педагоглар тарафыннан фәннең эчтәлеген аңлату дәрәҗәсен, укытучыларның методик һәм психологик белемлелеген, аларның һөнәри бурычларны иҗади якын килеп хәл итү дәрәҗәсен, тәрбияви биремнәрне чишү, мәгълүмати белемлелек, фикерләрне белдерү культурасын бәяләде.
– Бу конкурста катнашу минем өчен зур сынау булды. Бәйгегә әзерләнгән вакытта үз тәҗрибәңнән чыгып иң яхшыларын сайлап алу һәм тәртипкә китерү таләп ителде. Теләсә нинди бәйгедә катнашу укытучының тәҗрибә алмашу, һөнәри үсеш һәм алгарыш нәтиҗәсе булып тора, дип саныйм, – дип уртаклашты Румия Рәхимҗан кызы.
Педагог билгеләп үткәнчә, бәйгегә әзерләнгән вакытта аны район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов хуплаганнар, хезмәттәшләре Светлана Гисматуллина, Светлана Гасимова, Резидә Гарипова ярдәм иткәннәр.
– Һәм үземнең гаиләмнең ярдәменнән башка мин мондый җитди һөнәри сынауларны башкарып та чыга алмас идем, әлбәттә, – диде Румия Шәйхетдинова.
Тәтеш районының белем бирү учреждениеләре укытучылары быел күп һөнәри бәйгеләрнең район һәм зона этаплары призерлары булдылар. Мондый казанышлар районыбыздагы педагогларның югары осталык дәрәҗәсен тагын бер кат дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев