Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш район башлыгы Тәтеш районында яшәү­челәргә мөр­әҗә­гать итә

9 декабрь – Ватан Геройлары көне.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәү­челәргә мөр­әҗә­гать итә: 

– Без якташларыбыз белән горурланабыз – Тәтеш ягында туып-үскән сигез кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, бишесе – Дан орденының тулы кавалеры. Биш тәтешлегә хезмәт фронтында зур фидакарьлекләре өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Бу көнне без үзләренең сугышчан эшләре һәм хезмәт батырлыклары белән илебезне таныткан һәм данлаган кешеләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Сугыш, хезмәт һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итү һәм булышу безнең районның социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып калачак та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X