Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районга “Яшьләр вакыты” автобусы килде

Алты атна эчендә Татарстанның 45 районы: “Яшьләр вакыты” автобусы республика буйлап сәяхәт итә.

(Тәтеш, 19 август, “Тәтеш таңнары”). Аның пассажирлары һәм төп оештыручылары – республиканың яшьләр оешмалары лидерлары, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре.

Алты атна эчендә  Татарстанның 45 районы: “Яшьләр вакыты” автобусы республика буйлап сәяхәт итә.

Безнең район яшьләре үзләре­нең  инициативаларын проект сессиясендә  күрсәттеләр, ул Тәтешнең “Барс” спорт-сәламәт­ләндерү комплексында булды. Шулай итеп,  “Талантлар ярмин­кәсе”, “Юл әлифбасы”, “Буыннар йөрәгендә хәтер”, “Чисталык бездән башлана” һәм башка проектлар тәкъдим ителде.  Тәтешле Александра Го­лова­нованың “Юл әлифбасы” проекты бәйге­нең сайлап алу нәти­җәләре буенча җиңүче дип танылды.

“Мин үземнең “Талантлар яр­минкәсе” проектын тәкъдим иттем, ул август ахырына кадәр тормышка ашырылачак. Чаралар үткәреләчәк, анда без балаларга районыбызда өстәмә белем бирүне тормышка ашыру кысаларында аларның нинди мөмкинлекләре булуы турында сөйләячәкбез”, – дип уртаклашты Тәтешнең “Форпост” үзәге директоры Анна Мещерякова.

ТР Яшьләр министрлыгы вә­кил­ләре белән районыбыз яшь­ләренең очрашуында Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашты. “Рай­оныбызга мондый кызыклы “Яшьләр вакыты” программасы килүе сөендерә. Тәтеш районы барлык респуб­лика программаларында гына катнашып калмыйча, шулай ук үзенекеләрне дә тормышка ашыра. Егет-кызлар әзерләгән проектлар районыбызны тагын да алга җибәрер, дип өметләнәм”, – диде Аркадий Борисович. 

“Татарстан Республикасы һәм сезнең районның горурланырлыгы бар. Яшьләр өчен хәзер мөмкинлекләр вакыты. Тулаем Татарстан Республикасы муниципалитетларының  ничек үсеш алачагына нәкъ тә менә сез этәргеч бирәсез”, – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна ­Захматова.

Яшьләр алдында шулай ук ТРның Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина чыгыш ясады. Алар өчен “Татарстан – мөм­кинлекләр территориясе” дигән белем бирү  маркеты уздырылды, анда яшьләр уңышлы проектлар һәм кешеләр турындагы тарихны тыңлады, шулай ук грантларга гариза рәсмиләштерү буенча күрсәтмәләр алды.

Акция үткән елдагы “14..30” турының дәвамы булды, анда катнашучылар барлык районнарга барды һәм җирлектә яшәүче яшьләр белән очрашулар уздырды. 
Автобус мар­шруты хакында  “Татарстан яшьләре” социаль челтәрендә, времямолодых16.рф һәм социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев