Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара ­ха­тын-кызлар көне – яз башланган вакытка, ­табигать җанланган, яңа планнар туган, өметләр, хыяллар барлыкка килгән чакка туры килә.

(Тәтеш, 8 март, «Тәтеш таңнары»).
–     Районыбыздагы хатын-кызлар барлык һөнәрләрдә, сәясәттә, бизнеста, иҗтимагый тормышта уңышлы эшлиләр. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез кайда гына хезмәт куйсагыз да, иң мөһиме, йорт җылысын саклаучы, ышанычлы тыл булып каласыз, дөньяга изгелек, матурлык алып киләсез. Өлкән буын тәтешлеләр барыбыз өчен зирәклек, тормышны ярату үрнәге булып тора. Сәламәт булыгыз, якыннарыгызның яратуын, ярдәмен тоеп яшәгез, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан.  

Хатын-кызларыбызны заводта станок янында, машина һәм комбайн рулендә, предприятиеләрдә компьютер алдында, кибет киштәләре артында күрергә мөмкин. Район хатын-кызлары фермерлар да, эшкуарлар да, депутатлар да, гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә, рестораторлар да, матурлык булдыру осталары да, сыер савучылар да. Шулай да районыбыздагы хатын-кызларның күпчелеге: мәгариф өлкәсендә (641 кеше), сәламәтлек саклау өлкәсендә  (245), мәдәният өлкәсендә (180 кеше) хезмәт куя.

Тәтеш районында 215 күп балалы гаилә яши. Анда 3 һәм аннан күбрәк 701 бала тәрбияләнә. 24 гаиләдә 36 бала опекада тора. 23 тәтешле 35 сабый өчен тәрбиягә алган ана булган.
Тәтеш районындагы 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызлар “Ана даны”, “Герой-Ана” ­медале һәм ордены белән бүләкләнгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев