Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы районның медицина хезмәткәрләренә һәм сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итә

20 июнь – Медицина хезмәткәре көне.

(Тәтеш, 20 июнь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның медицина хезмәткәрләренә һәм сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итә:

– Сезнең һөнәрегез – дөньяда иң мәрхәмәтлеләрнең берсе, ул лаеклы рәвештә иң мөһим һәм мактаулы һөнәр санала. Кеше гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Сез көн саен кемнеңдер гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз, иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, чит кеше сызлануларына кызгану күрсәтәсез. Тәтеш районында яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуыгыз өчен сезгә сәламәтлек, иминлек, игелек телим. Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм, аларның фидакарь хезмәте, югары бурычка тугры булулары кешеләргә күп еллар хезмәт итә. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сезнең хезмәтегезгә иң зур бәя – сез шатлык һәм үз көчләренә ышаныч бүләк иткән пациентларыгызның чиксез рәхмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев