Тәтеш районы башлыгы районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
19 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 19 сентябрь, Тәтеш таңнары). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Урман – районыбызның төп байлыкларының берсе, бәяләп бетергесез табигать бүләге. Безнең һәм киләчәк буынның сәламәтлеге дә, аның нинди хәлдә булуына бәйле.
Районыбызның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре – кешеләр һәм табигать алдында үзләренең һөнәри бурычларын тугры үтәүче белгечләр. Сезгә фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә чын күңелдән барлык башлангычларыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм җитешлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев