Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүче өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать итә
1 октябрь – Өлкән кешеләр көне
(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 1 октябрь – Өлкән кешеләр көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүче өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать итә:
“Сез – безнең югары әхлакый, яшәеш һәм рухи культура үрнәге! Сезнең күпләрегез производствода һәм оешмаларда эшләүне дәвам итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнаша. Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм район язмышы өчен зур җаваплылык хисләре безнең бүгенге җитешлек өчен нигез булып тора. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! Тормышыгыз дусларча аралашу җылылыгы, якын кешеләрегезнең ихлас кайгыртуы һәм яратуы белән тулылансын иде. Сезгә озын гомер телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев