Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сезнең һөнәрегез иҗади һәм игелекле. Китапханә һәрвакытта белем архивы, җәмгыятебезнең социаль һәм интеллектуаль үсешенең аерылгысыз өлеше булды һәм бүгенге көндә дә шулай булып кала.
Хезмәт сөючәнлегегез, югары һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык хисләрегез һәм китапка, туган якны өйрәнүгә игътибарлы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Сезгә җитешлек, нык сәламәтлек һәм бәхет телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев