Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
20 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә: “Сезнең бәйрәмне гомуми дип санарга мөмкин. Урман – безнең табигый байлык, икътисад, экология, хис-тойгылар ресурсы. Сез урманны саклыйсыз, урман массивларын торгызу өстендә эшлисез, урманны тиешсез кисү белән көрәш алып барасыз. Сезгә җиңел булмаган хезмәтегез, җаваплы, армый-талмый башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәламәтлек, тынычлык һәм җитешлек телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев