Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш ягы тарихы музее коллективын бер гасырлык юбилее белән котлады

11 июльдә, Тәтеш ягы тарихы музее үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш ягы тарихы музее коллективын бер гасырлык юбилее белән котлады:

– Бүгенге көндә Тәтеш ягы тарихы музее – ул үткәнге, хәзерге һәм киләчәкне очраштыра торган үзенчәлекле урын. Бирегә мәктәп эскәмиясеннән башлап һәм олы картлыкка кадәргеләр, туган як тарихына битараф булмаучылар, безнең район кешеләренең ­казанышларын өйрәнергә теләүчеләр килә. Чөнки безнең музей – ул районның тере истәлеге, үткәннәргә турыдан-туры кагылырга, тарих адымын ачык итеп тоярга мөмкин булган чын вакыт машинасы. Сезнең искиткеч тырыш коллективта үз эшенең осталары, белемле, киң күңелле кешеләр – мәдәният һәм гореф-гадәтләрне, тарих – язмышлар, вакыйгалар, кешеләр турындагы истәлекне саклау­чылар хезмәт куя. Сезнең иҗади хезмәтегез, кешеләрне җәлеп итүнең яңа төрләрен актив эзләвегез, рух күтәренкелегегез ярдәмендә безнең ­музей мәдәни үзәккә әверелде, ул ел саен дистәләгән мең кешене, Россиядән һәм хәтта чит илләрдән килгән туристларны үзенә җәлеп итә. Хезмәтегез өчен рәхмәт, сәламәтлек, җитешлек, иҗади планнарны тормышка ашыруда уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев