Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы сугышчы-десантчыларны, Һава десанты ветераннарын бәйрәм белән котлый

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне

(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таннары").
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-десантчыларны, Һава десанты ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Россиянең Һава десанты гаскәрләренең данлы традицияләре һәм бай тарихы бар, ә канатлы пехотада хезмәт итү һәрвакыт катлаулы һәм җаваплы эш булды, ә аның подразделениеләре сугышчылары көчле рух, бердәмлек һәм үзара ярдәмчеллек белән дан ­тотты. Бүген дә Һава десанты гаскәрләре алдында Ватаныбызны сак­лау буенча җитди бурычлар тора. Сугышчы-десантчылар һәрвакыт илебезнең иминлеген ныгытуга саллы өлеш кертер дип ышанам. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе һәм яңа казанышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X