Тәтеш районы башлыгы: Ватанны саклаучылар көне – ул кыю кешеләр, чын патриотлар бәйрәме
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
(Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таңнары»). Ватанны саклаучылар көне – ул кыю кешеләр, чын патриотлар бәйрәме. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм хәзерге вакытта хәрби сакта торган һәркемгә без һәрвакытта рәхмәтле булачакбыз. Бөек Ватан сугышында, җирле бәрелешләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга, хәрби хезмәткәрләргә ныклык һәм ихтыяр көче, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ярдәм иткәннәре һәм Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен тапшырган өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм җитешлек телибез!
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев