Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә
Әгәр әшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул индексацияне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмәт таралу очраклары теркәлгән. Тәтеш районында Пенсия фонды идарәсе уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!
(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Шикле барлык очракларда да (843) 279-27-27 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегенең “кайнар линиясенә” һәм РПФ идарәсенең 0-74 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев