Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында бүгенге көндә 400дән артык үзмәшгуль теркәлгән.

Россиядә бер елдан күбрәк элек, үзмәшгульләр өчен салым буларак аеруча да билгеле, һөнәри табышка салым проекты старт алды.

(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районында бүгенге көндә 400дән артык үзмәшгуль теркәлгән. Аларның күпчелеге шәһәрдә яши, шулай да үзмәшгульләр арасында авыл кешеләре дә бар. 

Монастырскийдан Юлия Т. урын-җир кирәк-яраклары тегә, әзер әйберләрне әлегә танышлары һәм дуслары арасында сата. “Тукыма сатып алдым да, бер метрлы, ике метр­лы йокы урын җире һәм балалар өчен дә тектем. Пандемия аркасында заказлар булмады. Әлегә салым түләмим, чөнки керем юк, тиздән барысы да җайга салыныр дип өметләнәм”, – дип уртаклаша ул. Юлия “Минем салым” кушымтасын куллану бик уңайлы ди: “Керемнәр һәм чыгымнар күренә, белдерүләр килә, барлык эш тәртибен өйдән чыкмый гына башкарып була. Сатып алучыга хәтта электрон чек юллау мөмкинлеге дә бар”. 

Нармонкада яшәүче Владимир Г. – транспорт хуҗасы, төрле йөкләр ташу буенча хезмәтләр күрсәтә. Эше ел фасылына карап, төп керемне елның җылы вакытында гына алырга мөмкин. Үзмәшгуль булып күптән түгел генә тора, шуңа күрә әлегә үз хәленең уңай һәм тискәре якларын тулысынча бәяләргә өлгермәгән. “Әлегә клиентлар күп түгел, әлбәттә, коронавирус белән булган вәзгыять тә тәэсир итә. Минем бит төп заказчыларым – пенсионерлар. Путинның безгә, үзмәшгульләргә, акчалата түләү белән ярдәм итүе сөендерде”, – ди Владимир.

Шәһәрле Руслан Б. үзмәшгуль буларак 2019 елның октябрендә теркәлгән. “Эретеп-ябыштыру эшләре белән шөгыльләнәм: капкалар, коймалар, тимер конструкцияләр ясыйм. Коронавирус эпидемиясе үзен сиздерде, әлбәттә, чөнки безнең заказ бирүчеләрнең финанс мөмкинлекләре ­начарлана төште. Шулай да эш бар. Үзмәшгуль булу минем өчен, син үзеңә рәсми рәвештә эшлисең һәм акча юнәтәсең дигәнне аңлата. Уңай ягы тагын әле шунда, салымга җиңел генә исәп-хисап ясап була. 

Тәтештә яшәүче Андрей В. шәхси юридик эш белән шөгыльләнә, гражданнарга һәм юридик затларга хезмәтләр күрсәтә. “Үзмәш­гульлекнең уңай яклары: салым инспекциясенә отчетлар бирергә кирәкми, барлык салымнар да автомат рә­вештә хисаплана һәм түләнә. Тискәре яклары юк. Һәркемгә дә киңәш итәм”, – дип ­уртаклаша ул.

Үзмәшгуль гражданнар сөйләве буенча, үзеңнең эшләү осталыгын яки хәтта мавыгуларны керем китерә торган хезмәткә әверелдерергә мөмкин дигән нәтиҗә ясарга була.
Белешмә

Үзмәшгуль әгәр дә юридик затлар белән эшләсә, табышыннан 6 процентын кайтарып бирә. Алмашка ул 2 процент күләмендә салым исәбен кайтарып ала, ләкин 10 мең сумнан да күп түгел.

Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшләсә, ул чакта ул дәүләткә табышыннан 4 процентын бирә, әмма 1 процент күләмендә кире ­кайтара ала.   
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев