Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында “Көзге игелек атнасы” тәмамланды

Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия иреклеләр акциясе – иң якты һәм матур чараларның берсе, аның кысаларында өлкәннәргә аерымлап ярдәм күрсәтелде, сугышчылар җирләнгән урыннар җыештырылды, өмәләр һәм башка күп чаралар үткәрелде.

(Тәтеш, 14 сентябрь, Тәтеш таңнары).Изге гамәлләр кылу әллә ни авыр түгел, бу теләсә кайсы кешенең көченнән килә, ә нәтиҗәсе гаять зур. Бары тик кешеләргә карата игътибарлы булырга һәм аларның тормышын күңеллерәк итәргә кирәк. 

Мәдәният хезмәт­кәр­ләренең көннәре дә игелекле эшләргә бай. Мисалга, Байраш авылы китапханәчесе Тәнзилә Йосыпова күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, сә­ламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле авылдашларына бүләкләр һәм китаплар алып барган.

– Каһвә турында уйлаган гына идем, син аны алып килдең дә. Барысы да тормышка аша, – дип рәхмәт белдерә Нурия Әминова Тәнзилә Нәзир кызына, һәм горурлык белән өстәп куя: – Минем 10 оныгым бар. Улым да онытмый, килеп хәлемне белә. Менә “Татар дөньясы” дигән китаптагы өчпочмакларның рәсемнәрен карап утырам әле. Икенче юлы килүегезгә пешереп куярмын – 30 ел повар булып эшләдем.

Олы Тархан авылы ки­тапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наилә Әмәчкина авылдагы өлкән яшьтәге ялгыз хатын-кызга кышка утын әзерләүдә булышкан, ә Пролей-Каша авылы китапханәчесе Ирина Краснова авылдагы берьялгызы яшәүче, балачактан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешегә йортында көзге җыештыру эшләрендә ярдәм иткән. 

Иоково китапханәсе ки­тапха­нәчесе Лилия Арисова “Непоседа” балалар берләшмәсендә катнашучы Екатерина Миронова белән Екатерина Храмова китаплар, журналлар һәм газеталар алып, өлкәннәр янына барганнар.

– Пенсионерлар мон­­дый ­игътибарга һәр­вакытта шатланалар һәм китапханәчене түзем­сезләнеп көтәләр. Яңа китапның, яраткан жур­налның үзенчәлекле кыштырдавы, күңелле аралашу – бу алар тормышында юаныч өсти торган кечкенә сөенеч, – дип уртаклаша Лилия Николаевна.

Алекина Поляна авылы китапханәчесе Елена Исаева балаларга мәр­хәмәтлелек ул кешеләргә ярдәм итүдә генә түгел, шулай ук табигатькә карата мөнәсәбәттә дә чагылырга мөмкин булуы турында сөйләгән. Балалар парктагы чүп-чарны җыештырганнар, Үләмә елгасы ярын чистартканнар.

– Үсеп килүче буынның тирә-юнь мохитне сакларга һәм кадерләргә өйрәнүе мөһим, – дигән фикердә Елена Николаевна. 

Әңгәмә ахырында ки­тап­ханәче балаларга игелекле гамәлләрне “Көзге игелек атнасы” вакытында гына түгел, мөмкинлек чыкканда һәрчак мәр­хәмәтле булырга тырышырга кирәклеге хакындагы киңәшләрен биргән.  

Үзәк китапханә хезмәт­кәрләре “Йөрәктән-йө­рәккә” дип исемләнгән игелекле эшләр марафоны үткәргәннәр. Алар “Китапны өйгә” дип исемләнгән китапханә десанты оештырганнар, аның барышында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларның өйләренә барганнар. 

Без ­игелек кылучы, мох­таҗларга ярдәм итүче киң күңелле тә­тешлеләрнең хәй­рия эш­ләренең аз өле­шен генә мисал итеп ­китердек.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев