Тәтеш районында “Шартлы хөкем” оператив-профилактик операциясе узды
Бу чара кысаларында хокук саклау органнары җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручы, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять җәзасын үтәү тәртибен һәм шартларын бозучы затларны тикшерәләр.
(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). Бу чара кысаларында хокук саклау органнары җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручы, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять җәзасын үтәү тәртибен һәм шартларын бозучы затларны тикшерәләр.
– Полиция хезмәткәрләре белән берлектә җәзаларны үтәү Федераль системасы подразделениесе хезмәткәрләре катнашкан әлеге операция барышында 4 рейд башкарылды, җәмгыятьтән изоляцияләнмичә хөкем ителгән 52 кеше яшәү урыны буенча тикшерелде, – дип хәбәр итте ТР буенча Россия УФСИН УИИ ФКУның Буа муниципальара филиалы өлкән инспекторы Елена Михайлова.
Барысы белән дә хокук бозу гамәлләре кылуны булдырмау турындагы аңлату әңгәмәләре үткәрелгән. Аерым алганда, күзәтчелек астында булган затларга алар тарафыннан хокук бозу очраклары булган вакытта полиция хезмәткәрләре шартлы хөкемне иректән мәхрүм итүгә үзгәртү өчен материаллар әзерләячәген әйттеләр. “Шартлы хөкем” операциясенең нәтиҗәсе: эчке эшләр органнарында һәм җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торучы затларның хокук бозулары ачыкланмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев