Тәтеш редакциясендә призлар уйнатырга әзерләнә
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм бүләкләр (рәсемдә) ота ала.
(Тәтеш, 15 ноябрь, Тәтеш таңнары). 2019 елның I ярты еллыгына (6 айга) яздырган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 15 декабренә кадәр редакциягә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).
Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитләрен яздырган өчәр кеше) 2019 елның 22 гыйнварында квитанцияләрне уйнату барышында билгеләнәчәк.
Редакциядә аларга призлар тапшырылачак.
“Тәтеш таңнары” гәҗитенә подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә. Тәтешлеләр акциядә ел саен катнашалар, моның ярдәмендә өлкән һәм ялгыз кешеләрнең, күп балалы гаиләләрнең район гәҗитен уку мөмкинлеге туа. Безнең һәркайсыбыз игелекле гамәл башкара – гәҗитне аерым бер сәбәпләр аркасында яздырырга хәленнән килмәүчеләргә шатлык-сөенеч өсти ала. Акциядә катнашып, сез кешеләргә район һәм республикада барган вакыйгаларны белеп тору, аларның тормышын кызыклырак итү мөмкинлеге бүләк итәчәксез.
Хөрмәтле укучылар!
Район “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләренә подписка бара.
2019 елның I ярты еллыгына язылу бәясе:
халыкка – 687 сум,
оешмаларга – 751 сум 32 тиен.
Альтернатив подписка (редакциядән үзеңә килеп алырга) – 492 сум.
“Тәтеш таңнары” – Сезнең гәҗит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев