Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш студентлары – “Яшь һөнәр ияләре” илкүләм чемпионатында финалга чыкты

Шәһәребезнең илкүләм чемпионат финалын беренче тапкыр кабул итүе белән горурланабыз.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге ­гражданнарны яклау көллияте базасында Бөтенроссия этабын үткәрү – ул биредә булдырылган шартларга югары бәя.

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте вәкилләре “Коткару эшләре” һәм “Янгын куркынычсызлыгы” 
төрендә ярышты.

Тәтешкә ­ярышларга килгән ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко болай дип уртаклашты: “Коткару эшләре” – иң тамашалы һәм катлаулы ярышларның берсе, башкарылган эшләр вакытында куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелә, хөкемдарлык кырыс”. Көл­лият директоры ­Татьяна Адаева шулай ук  әлеге төр­дә команда белән эшләү кирәклеген, укытучы Александр ­Мерзлов җитәкчелегендәге киеренке күнекмәләрнең ахыргы нәтиҗәсе шуңардан торуын билгеләп үтте.

Хәзерге чемпио­нат­ның үзенчәлеге шунда, ул дистанцион-үз катнашындагы төрдә уза, онлайн трансляция алып барыла, моның белән беррәттән экспертлар Новокузнецкидан торып бәяли. Көллият­тә күнекмәләр базасын ­ях­­шыртырга омтылалар, ярыш­лар өчен мәйданчык таләпләргә ту­ры килә, барлык ки­рәк­­ле җайланмалар бар, шул исәптән 10 ­видеокамера белән җиһазландырылган. 

Ярышлар алдыннан көл­лият командасы капитаны Артем Чекалкин команда ярышта катнашырга әзер, рух күтәренке диде. “Узган елны без Владивостокта Россия буенча икенче урынны алдык”, – диде өченче курс студенты. Тренерлар гражданнарны яклау көллияте командасының яхшы әзер­ләнүен бил­геләп үтте. Россиядә Чемпионатның тулысынча нәтиҗәсе барлык төр ярышлар тә­мам­лангач ясалачак.  

“Кот­ка­ру эшләре”  тө­рен­­дә яшүсмерләр арасында да ярышлар узды,  аларда Татарстаннан ­Затон мәк­тә­бе укучылары катнашты. Чөнки көллият әле­ге төрдә махсуслаш­ты­рылган үзәк булып тора, ­команданы  Фәнис Гомәров ­күнекмәләргә өйрәтте, пандемия вакытында мәктәп директоры Александр Сорокин һәм педагог Николай Егоров, әйтергә кирәк – безнең педагогия училищесы чыгарылышлары, актив кушылдылар. Ярыш нәтиҗәләре буен­ча яшүсмерләр арасында затонлылар бронза призер  булды. 

Быел  “Ян­­гын куркынычсызлыгы” дигән яңа компетенция барлыкка килгән, аны безнең студентлар тренер Илнар Арсланов ярдәмендә  уңышлы башкарып чыкты, Антон Ткаченко, Ринат Гыйсмәтуллин, Михаил Дороднов зур ярдәм күрсәтте.

Әлеге төрләр буенча ярышка тиздән нәтиҗә яса­лачак, көллият курсантлары кабат иң яхшылар арасында булыр, дип өметләнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X