Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш яшеллеккә күмелә һәм матурлана бара

Район җитәкчелеге һәм битараф булмаган шәһәрлеләр белән берлектә соңгы елларда ­яраткан шәһәребезне төзекләндерү буенча күп планнар уңышлы тормышка аша.

(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтешлеләр асфальт юлларга, түшәлгән бизәкле тротуарларга, төрле чәчәкләргә күмелгән клумбаларга, яшел үсентеләргә, ял урыннарына ихластан сөенә.

Шәһәр көннән-көн яшеллеккә күмелә һәм төзекләнә бара. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә күпчелек хезмәтләр тарафыннан моның өчен планлы зур эшләр башкарыла. Рәмис Хатыйп улы, файдаланыла торган материаллар һәм башкарылган эшләрнең яхшы сыйфатына басым ясап, төзекләндерелгән һәр объект­ны шәхсән контрольдә тота.  

Тәтешлеләрнең күбесе үзлә­ренең редакциягә җибәргән хатларында һәм шалтыратуларында шәһәр урамнарының гаять матурлана баруын, аның яшеллеккә күмелүен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтә, ә бит нәкъ тә менә утыртылган үсентеләр шәһәрдә ял һәм аралашып утыру урыннары булдыруга корылган.  

“Шәһәр мохите – ул тәтешлеләр үз тормышларының өчтән берен үткәрә торган мохит, һәм соңгы елларда аны төзекләндерүгә зур игътибар бүлеп бирелүе күңелгә шатлык өсти”, – дип уртаклаша гәҗит укучылар безнең белән.

“Узган елларда утыртылган газон үләннәрен чабу төгәлләнде, – ди “Тәтеш” МУП җитәкчесе Рифкәт Әхмәтов. – Төргәкле яңа газоннар җәю өчен әзерлек эшләре алып барыла, шәһәрне алга таба 300 метрга якын хәтфәдәй яңа үлән бизәп торачак. Свердлов урамы буйлап агачлар һәм куаклар утыртуны дәвам итәбез: гадәти һәм шарсыман савырлар, ике төрле барбарис, гортензияләр утырттык. Бакра гөлләр куелган вазоннар урнаштыру белән шөгыльләнә башлыйбыз”. 

“Планда – шәһәр урамнарына күп итеп төрле агачлар утырту. Үзәк район хастаханәсе янына агачлар утырттык инде, музей янәшәсендәге территорияне төзекләндерәбез. Матур булачак”, – дип уртаклашты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев. 
Төзекләндерелгән шәһәр буасы территориясе тәтешлеләр һәм шәһәр кунакларының яраткан ял урынына әйләнде. Тәтешлеләр Вшихага алып ба­ручы баскычларны һәм Ленин урамының тарихи өлешен төзекләндерү проекты Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыгар дип өметләнә, һәм аны тормышка ашыру шәһәребезне тагын да ямьлерәк, үзенә тартып торырлык итәчәк. Шәһәрнең әлеге бәйгедә катнашуына районыбыз башлыгы инициатива күрсәтте. Хәзерге вакытта федераль бәйгенең төбәк этабына әзерлек бара.

Юлия Тимарина, Монастырский авылында яшәүче: “Шәһәребезнең яхшы якка үзгәрүе бик сөендерә. Яңар­тылган шәһәр буасын, урамнарның яшеллекә төре­нүен күрү шатландыра. Үзәк парк бик матур һәм заманча итеп ясалган. Балыкчылык тарихы музее аеруча да соклану уята! Яңартып төзекләндерелгән объектларга үзебезнең балалар бакчасы коллективы белән бару өчен, чикләү чараларының бетерелүен түземсезләнеп көтәбез”.

Николай Кузин, Тәтештә яшәүче: “Шәһәрнең күз алдында гүзәлләнә баруына бик шатмын. Соңгы елларда тәтешлеләр өчен күп нәрсәләр эшләнә – яңа җәмгыяви мохит булдырылды, газоннар урнаштыру бара, чәчәкләр утыртыла, һәрбер районда да мондый савырларны күреп булмый. “Үзәк” ТИҮ рәисе белән 8 ел эшләү барышында, хәзерге кебек,  болай чәчәккә төренүне, минем күргәнем булмады. Рәмис Хатыйп улы җитәкчелегендәге матур башлангычлар алга таба да дәвам итсен иде”.

Тәтешлеләрнең дә ­туган шәһәребезне төзек­лән­дерүгә: йорт яннары тер­риторияләрендә гүзәллек һәм тәртип булдыруга кушылуы сөендерә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев