Тәтешлеләр җитешлеге өчен
“Тәтеш” МПП” МУП эшчәннәренең хезмәте һәркемнең күз алдында.
(Тәтеш, 24 октябрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы). Без инде кышларын чиста тротуарлардан йөрергә, җәен чәчәкләрне карап хозурланырга, тәүлекнең караңгы вакытында шәһәрнең яхшы итеп яктыртылуына, ә яңа ел бәйрәмнәрендә төрле төстәге утлар балкышына гадәтләндек, бу әле күп тармаклы предприятие хезмәткәрләре башкарганнарның тулы исемлеге түгел.
“Безнең бурыч – шәһәрне төзекләндерү, – ди аның җитәкчесе Рифкать Әхмәтов. – Хезмәтләрнең барлык төрен без электрон сатулашу нәтиҗәләре буенча алабыз, муниципалитет белән килешүләр төзибез”.
МУП балансында 6 техника, административ бина, гараж, остаханәләр, склад биналары исәптә. Әле тагын 5 төр техника бар, ул республика тарафыннан тәкъдим ителә, аренда хокукында файдаланыла һәм ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Быелның октябрендә парк тагын бер тимер атка тулыланган.
“Техника җитәрлек, – дип уртаклаша Рифкать Тәлгать улы. – Һәм бу искиткеч, чөнки безнең өчен нигездә кышын – юлларны кардан чистарту, аны чыгарып түгү, юлларны һәм йөрү сукмакларына ком-тоз катнашмасы сибү безнең төп эшебез булып тора. Җәй вакытында, әгәр сез игътибар итсәгез, юлларга су сиптерәбез, бер көнгә 12 кубка кадәр су китә, тамгалар ясыйбыз, урам территорияләрендәге, юл кырыйларындагы үләннәрне чабабыз. Бу елгы карлы кышта безнең шоферлар, әйтергә кирәк, кешеләр иртәсен рәхәтләнеп яки җәяүләп, яисә машиналарда шәһәр буенча йөри алсын өчен, төннән үк эшкә алындылар”.
Рифкать Әхмәтов раслаганча, муниципаль предприятие һәм урамнарны техник яктыртуны тәэмин итү карамагында 1768 яктырткыч хисаплана. Һәм барысы да төзек хәлдә булырга, үз вакытында алыштырылырга тиешләр. “Яңа елга районның төп чыршысын бизәячәкбез, диодлы яктылык консолилары урнаштырачакбыз, иллюминацияләр эләчәкбез. Гәҗиттә тәтешлеләрнең үзәк паркны яңарту һәм матурлау турындагы язмалары берничә тапкыр басылып чыкты, ә бит территорияләрне карап тору “Тәтеш” МУП хезмәткәрләренең кайгыртучан куллары ярдәмендә тормышка ашырыла. Тротуарларны, балалар мәйданчыкларын кардан арындырабыз, чөнки балалар кыш көннәрендә дә рәхәтләнеп уйныйлар, аның өслекләрен чистартабыз, тротуарларны юдырабыз. Матур газон булдыру җәһәтеннән инде 70 процент җиргә үлән чәчтек, алар артыннан шулай ук күзәтеп тору, вакытында су сибү зарур”, – дип сөйли җитәкче.
Парктан көн саен 7 капчыкка кадәр чүп-чар чыгарыла, ә җәен – 15 – 20. Паркны чисталыкта тоткан хатын-кызлар пөхтә һәм тәртипле кешеләргә рәхмәт, әмма еш кына төрле кәгазьләр, шешәләр кайда очрады шунда ташлап калдырылган диләр. Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән урын чиста була дигән хакыйкатьне һәркем дә белә югыйсә.
Язын, көннәр җылына башлагач, яраткан шәһәребез утыртылган аллы-гөлле чәчәкләргә бизәлә, алар шәһәр үзәгендәге Дан Монументы тирәсен гүзәллеккә күмә, Тархан кибете янындагы вазоннарга, Воробьев урамы буйлап урнаштырыла. Ә инде гөлләр безне үзләренең матурлыклары белән озак сокландырсын өчен, вакытында су сибелә, төпләре казып йомшартыла, чүпләре утала.
МУП хезмәткәрләре хәзерге вакытта шәһәрнең яңа зират территориясен коймалап алу белән шөгыльләнә: 200 метрлы чокып ясалган матур койма, ике капка һәм дүрт ян капка куелды.
“Безнең коллективта татулык, бер-береңә ярдәм итү, аңлашу бар, – ди хезмәттәшләре турында Рифкать Әхмәтов. – Барлык фикер-тәкъдимнәргә вакытында игътибар итәбез, чөнки яраткан шәһәребездә уңайлы яшәү шуңа бәйле”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев