Тәтешлеләр – Татарстан республикасының иң яхшы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында
Алар Казанда тармакта үз һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 100 вәкил арасында “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре – 2019” республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
(Тәтеш, 12 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова).
Безнең районда җиңүчеләр дип танылдылар:
Андрей Овинкин – “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш ветеринария табибы;
Вәгыйз Галимов – “Содружество”ның баш ветеринария табибы;
Гүзәл Гыйсмәтова – “Р. Г. Сафиуллова” КФХ баш бухгалтеры.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков республиканың тотрыклы үсешенә үзләренең хезмәтләре белән зур өлеш керткән кешеләргә җылы эчтәлектәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте. “Авыл хуҗалыгы – иң кирәкле тармак, аның ярдәмендә һәркайсыбызның өстәлләрендә тормыштагы мөһим бөтен азык-төлек бар, – диде ул. – Биредә иң әһәмиятле байлык – кешеләр. Тармакка бүген авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген арттырырга һәм үзләренең предприятиеләренең үсешен тәэмин итәргә сәләтле квалификацияле кадрлар кирәк”.
Хезмәттә осталык, уңышлар югары бәяләнде – үз һөнәрләрендә лидер булучыларга 100әр мең сум премияләр тапшырылды.
Бәйге 2020 елда игълан ителә, шулай булгач, үз эшләренә тугры тәтешлеләр аңарда катнаша ала һәм, җиңүче булу мөмкинлегенә ия булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев