Тәтешнә Россия Кубогының IV этабы була
Ярышларны тантаналы ачу 27 июльдә 14 сәгатьтә була.
(Тәтеш, 27 июль, «Тәтеш таңнары», фото архив/Галина Таҗетдинова). 2018 елның 27нән 29 июленә кадәр Тәтешнең стендка ату мәктәбе базасында мәктәпкә нигез салган, СССРның атказанган тренеры С. С. Яруллин истәлегенә Россия Кубогының IV этабы була.
Стендка ату төрен яратучыларны ярышларга килергә һәм Тәтеш мәргәнчеләренә көч биреп торырга чакырабыз.
Ярышларны тантаналы ачу 27 июльдә 14 сәгатьтә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев