Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә 2018 елгы чыгарылышларга аттестатлар тапшыруга багышланган тантаналы чара булды

Шимбә кичендә район мәдәният йорты бинасы янында җанлылык хөкем сөрде: бераз дулкынланган, әмма бәхетле, йөзләрендә елмаю балкыган тантана сәбәпчеләре ата-аналары һәм якыннары озатып килүендә билгеләнгән вакытка бирегә җыелды.

(Тәтеш, 25 июнь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы). Яшьләр олыларның көчле алкышлары астында тамаша залына үттеләр һәм әкияти күренешләрнең шаһитлары гына түгел, аның катнашучылары да булдылар.

“Бүген сөенечле һәм шул ук вакытта ямансу да, авыр имтиханнар артта калды, алда сезне меңләгән юллар һәм олы тормыш көтә”, – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев. 
Ундүрт кызга урта гомуми белемне бик яхшыга тәмамлау турындагы аттестат белән бергә “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале тапшырылды.

Кызлар да, аларның әти-әниләре дә балаларының укуда, фәнни-тикшеренү, мәдәни, иҗтимагый эшчәнлек һәм районның спорт тормышында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Матур күлмәкләр кигән чыгарылыш­лар сәхнә буйлап күбәләктәй очып әйләнделәр, мәктәп тормышы һәм әти-әниләр хакында күңелләрне нечкәртерлек җырлар яңгырады, ә кадетлар һәм аларның әниләре башкаруындагы вальс тамаша залындагы һәркемнең йөрәк кылларын тибрәтте.

Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина укытучыларга һәм ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә нинди зур роль уйнауларын билгеләп үтеп, рәхмәт белдерде. “Бик тиздән сез Тәтеш җиренә квалификацияле белгечләр булып кайтырсыз дип өметләнәм”, – диде ул кичәге мәктәп укучыларына. Олы Тархан урта мәктәбе мөгаллимәсе Данирә Әбделвәлиева, кадет интернат-мәктәбе чыгарылышының әнисе Ирина Хмельникова педагоглар һәм әти-әниләр исеменнән егет-кызларга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Чәчәкләр, елмаюлы карашлар, ямансулы күз яшьләре, сабакташлар белән тиздән аерылу мизгелләрен тою – боларның барысы да чыгарылыш кичәсенең алыштыргысыз юлдашы. “Унбер ел элек мин беренче сыйныфка укырга килдем, әйтерсең лә бу кичә генә кебек тоела. Мин шатлыклы да, моңсулы да хисләр кичерәм. Күңелгә якын булган мәктәп диварларын калдырып китәсем һәм дусларымнан аерыласым килми. Ләкин алда яңа һәм өйрәнелмәгән киләчәк каршылый”, – диде Тәтештәге 1нче урта мәктәп чыгарылышы Виталий Тихонов. 

“Гәрчә аны әле генә кулыннан җитәкләп беренче сыйныфка алып килгән идем, хәзер инде минем каршымда олыгаеп киткән, акыллы, чибәр егет басып тора”, – дип уртак­лашты аның әнисе Ирина.

Тантаналы чыгышлар артта калды, яшьләрнең кулларында хыялланган аттес­татлар, менә инде фотоаппарат та яшь һәм матур йөзләрне мәңгелеккә истә калдыру өчен үз “хезмәтен үтәде”. Хыялланган теләкләр фаразланды, тагын бер минут һәм аяз күк йөзендә чыгарылышларның озатып калган карашлары астында төрле төстәге шарлар һавага очып таралды. “Балачак” дигән әкияти илнең матур мизгелләре тәмамланды, әмма бу куркытмый, чөнки алда әле аларның һәркайсын гаҗәеп ачышлар һәм якты вакыйгалар белән тулыланган кызыклы тормыш көтә!
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X