Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә Җиңү паркы нинди булачак

Казаннан килгән архитекторлар төркеме шәһәрлеләргә, тәтешлеләр планда нәрсәләр исәпкә алынмавын һәм эшләп бетерергә кирәклеген, үзләренең идеяләрен белдерсен өчен, парк территорияләренең үсеш күренешен тәкъдим итте.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге шәһәрлеләр катнашында 17 гыйнварда паркны төзекләндерүнең башлангыч күренеше буенча җәмәгатьчелек фикерен белү чарасы узды.

Казаннан килгән архитекторлар төркеме шәһәрлеләргә, тәтешлеләр планда нәрсәләр исәпкә алынмавын һәм эшләп бетерергә кирәклеген, үзләренең идеяләрен белдерсен өчен,  парк территорияләренең үсеш күренешен тәкъдим итте.

“Без сезнең барлык гозерләрне исәпкә алып эшләячәкбез”, – диде архитектор Камилла Сабирова. Җәмәгатьчелек фикерендә катнашучылар башлангыч күренеш белән игътибарлы рәвештә танышты.

Башлангыч  генплан үз эченә тү­бәндәге объектларны ала: керү юлы, мемориаль зона, клумбалар белән ял урыны, күнегү җайланмалары белән спорт мәйданчыгы, 0-7 яшьлек балалар өчен уен мәйданчыгы һәм 7-14 яшьлекләр өчен уен мәйданчыгы, машиналар кую урыны, санитар үзәк, яктырткыч баганалар, төзекләндерелгән сукмаклар, кече архитектура төрләрен.

Тәкъдим итү вакытында шәһәрлеләр һәркемгә паркны төзекләндерү ­мәсь­­ә­ләсенә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде, төгәллек кертүгә кагылышлы сорау­лар бирде. Архитектор тәкъдиме буенча, тәтеш­леләр төркемнәргә бүленеп, үзләренең уй-ниятләрен күздән кичерә башлады. Һәр төркем үз төзәтмәсен кертте, яңа объектлар өстәде һәм аннары үзләренең идеяләрен барлык катнашучыларга тәкъдим итте.

Берләштерелгән тәкъдимнәрне  ­Тәтешнең спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов, Тәтеш ягы тарихы музееның бүлек мөдире Надежда Ильина, Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Яна Курзаева, Тәтеш муниципаль райо­ны башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җиткерде.
Ахыры 2нче биттә

Шәһәрлеләрнең төп тәкъ­димнәре арасында: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм ба­тыр­лары, парк тарихы турында сөйләүче мәгъ­лүма­ти стендлар урнаш­тыру; велосипед юллары һәм велосипед кую урыннары, спорт кирәк-яраклары өчен прокат базасы, тир төзү; җиңел атлетика, скандинавия, чаңгы йөреше белән шөгыльләнер өчен спорт зонасын саклап калу; парк тирәли һәм аның эчке ягында скейт-зона, йөгерү юллары төзү (шул исәптән резина өслек белән); шәхси сектор ягыннан территорияләрне челтәрле коймалап алу һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен физкультура белән шөгыльләнер өчен урам тренажерлары урнаштыру; эчә торган сулы фонтаннар һәм балалар мәйданчыклары өстендә түшәмнәр урнаштыру, күбрәк клумбалар кую; вай-фай һәм видеокүзәтү булдыру. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев кече архитектура төрләре төзелешен киләсе елларда паркны төзекләндерүнең 2нче этабына күчерергә тәкъдим итте. “Беренче чиратта тар юллар, балаларга велосипедта йөрергә сукмаклар, ике яклап яктырт­кыч баганалар һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл кирәк”, – дип билгеләп үтте Аркадий Борисович. 

Архитекторлар шәһәрлеләрнең тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады һәм барысына да кызыклы идеяләре өчен рәхмәт белдерде. “Бары тик сез, шәһәрдә яшәүчеләр – ничек итеп яхшырак ясарга икәнлеген беләсез. Безгә сезнең тәкъдимнәр мөһим һәм файдалы. Без аларны финанс мөмкинлекләреннән чыгып кертергә тырышырбыз. Район администрациясе белән бергә, беренче чиратта кайсысын, соңрак нәрсәне эшләргә кирәклеген, сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алып, билгеләячәкбез. Иң әһәмиятлеләрен беренче чиратта төзергә кирәк, әлбәттә”, – диде архитектор Алмаз Вәлиуллин киңәшмәдә катнашучыларга. 

“Бу җәмәгатьчелек фикерен ишетүнең бары тик башлангычы гына, балалар һәм өлкәннәр паркыбызда вакытларын файдалы уздырсын өчен, без райондашлар белән бергәләп эшләргә тиеш”, – диде ­Аркадий Семенычев һәм чарада катнашкан өчен барысына да рәхмәт белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, Тәтештә Җиңү паркын төзекләндерү Татарстан Республикасының җәмәгатьчелек мохитен үстерү программасы кысаларында башкарыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев